Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җитәкчелеге дигитал телевидениегә күчүне кичектерүне сорый


ТНВ каналында "Татарлар" тапшыруы күренеше
ТНВ каналында "Татарлар" тапшыруы күренеше

Миңнеханов Татарстанда дигитал телевидениегә күчүне көзгә кадәр кичектереп торуны сорый. Башкортстанны һәм тагын берничә төбәкне 3 июньнән 14 октябрьгә кичектерделәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дигитал телевидениегә күчүне июньнән октябрь аена кичектерүне сорап Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте дип яза республика басмалары.

Быел Русия тулысынча дигитал телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Күчеш өч этапта башкарыла, беренче ике этабы узды, кайбер төбәкләрдә аналог элемтә туктатылды. Өченче өлеше 3 июньдә башланачак. Татарстан да, Башкортстан да шушы этапка кертелгән иде.

Әмма берничә көн элек Русия элемтә министрлыгы дигиталга күчүнең яңа җәдвәлен чыгарды. Анда кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да, аналог элемтәне өзү 14 октябрьгә кичектерелүе күренә. Татарстан өчен 3 июнь калган.

Милли каналлар бушлай мультиплекска кертелмәде. Төбәк каналларына 21нче төймәдә иртәнге 8-10 сәгатьләрдә һәм кич белән 17-19 сәгатьләрдә тапшырулар алып бару мөмкинлеге бирелә. Моның өчен төбәкләр үзләре түләргә тиеш була.

XS
SM
MD
LG