Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршылардан кулга алынучылар саны 30-га җитте


Екатеринбурда дүшәмбедән башланган протестларда катнашучы 98 кешегә 102 административ беркетмә төзелгән. 30 кеше сак астына алынган. Чиркәү төзелеге туктатылып тора.

Екатеринбурда сквер урынында чиркәү төзелешенә каршы урам чараларында тоткарланып сак астына алынганнар саны 30-га җиткән. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматларына караганда, протестлар башланган дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 98 кешегә 102 административ беркетмә төзелгән.

Пәнҗешәмбе Екатеринбур мэры Александр Высокинский чиркәү төзелеше туктатылып торачак дип белдерде. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин гыйбадәтханә төзелергә тиеш район халкыннан сораштыру уздырырга тәкъдим иткән иде.

17 майда Высокинский матбугат очрашуы уздырды һәм сораштыруны ничек оештыру турында депутатлар белән сөйләшәм дип әйтте. Ул шулай ук моны тиз арада түгел, дөрес итеп эшләргә кирәк диде. Сорауларны социологлар әзерләячәк. Сораштыру бөтен шәһәрдә уздырылачакмы, сквер урнашкан районда гынамы - моңа мэр ачык җавап бирмәде.

Высокинский шулай ук хакимият шәһәрдә яңа скверлар булдырырга җыена дип белдерде. Быел алар җиде булачак, ә барлыгы 40лап урын әзерләнә.

Килештерелмәгән ризасызлык чараларында тоткарлауларга килгәндә, Высокинский иҗтимагый активлык белән горурланырга була диде, әмма "вазгыятьне какшатырга тырышучылар"ны тәнкыйтьләде. Мэр шулай ук, урам чаралары килештерелмәсә дә, полицияне беренче көнне "халыкка үз сүзен әйтү мөмкинлеге биргән өчен" мактады.

  • Екатеринбурда дүшәмбедән бирле Драма театры алдындагы бакчада чиркәү төзүгә каршы протестлар уза. Дистәләгән кеше тоткарланды һәм сак астына алынды, чарада катнашучылар полиция тарафыннан көч куллануга зарлана.
  • Пәнҗешәмбе Кремль матбугат хезмәте әлеге көч куллануларны аклап чыкты. Президент сүзчесе Дмитрий Песков тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренең гамәлләре провокациягә һәм "халыкның үз-үзен тотышына" җавап булды диде. Аның сүзләренчә, Екатеринбур хакимияте диалог уздырырга теләгәннәр белән ул диалогны дәвам итә.
XS
SM
MD
LG