Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: 2018 елда "Татнефть" 15 җитәкчесенә барлыгы 1 млрд сум премия түләгән


Forbes-ның Русиядәге иң юмарт ширкәтләр рейтингында "Татнефть" 22нче урында.

Forbes Русиянең иң юмарт ширкәтләре рейтингын чыгарды. 25 ширкәт арасында 22нче урында Татарстанның "Татнефть" ширкәте дә бар. Forbes мәгълүматларынча, ул 2018 елда үзенең 15 җитәкчесенә 1 млрд сумнан артык премия түләгән. Бу бер кешегә уртача 66 млн сум тирәсе туры килә дигән сүз. 2017 елда "Татнефть" топ-менеджерларына 903 млн сум премия түләнгән.

Беренче урында "Норникель" ширкәте. 2018 елда ул премияләргә 6,8 млрд сум тоткан.

Икенче һәм өченче урыннарда Сбербанк һәм Газпром. Аларда премия түләүләре 4,4 млрд сум һәм 4,3 млрд сум тәшкил иткән.

Русия президенты Владимир Путинга якын эшмәкәр Аркадий Ротенбергның "Мостотрест" ширкәте үз җитәкчеләренә 2,5 млрд сум премия биргән. Аларны ничә кеше алганы әйтелми.

Рейтингтагы 25 ширкәт җитәкчеләргә премияләр түләүгә барлыгы 54,5 млрд сум акча тоткан. Аларның күпчелеге нефть һәм газ чыгару (17,3 млрд сум), метталургия (9,4 млрд сум) һәм банклар (9,6 млрд сум) өлкәләренә карый.

XS
SM
MD
LG