Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнелүчеләрне яклап ялгыз пикет узды


Рәис Хәбиров ялгыз пикетта
Рәис Хәбиров ялгыз пикетта

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Рәис Хәбиров 17 майда Татарстан хөкүмәте бинасы каршында Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикет уздырды.

Рәис Хәбиров кулына "Русия президенты Путин! Ялганга корылган эшләр нигезендә хөкем ителәчәк, татар телен яклаучы Тальяр Минһаҗев һәм башкаларны, мәчет имамнарын, гади мөселманнары (25 гаепләнүче) иреккә җибәрүне таләп итәбез!" дип урыс телендә язылган плакат тотып торды.

Тальяр Минһаҗев былтыр апрель аенда 13 мөселман белән бергә тоткарланучылар исемлегендә. Хәбиров сүзләренчә, ул "татар телен яклап уздырган ялгыз пикеттан соң икенче көнне" тоткарланган.

Рәис Хәбиров сүзләренчә, 14 майда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Татарстан кешеләренең эшләрен карый башлаган.

2018 елның апрелендә Федераль иминлек хезмәте "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" халыкара оешмасының 14 әгъзасы тоткарлануын белдергән иде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аларны сак астына алды.

Соңрак әлеге оешмада катнашуда шикләнелеп тагын биш кеше тоткарланды.

2017 елда кулга алынганнарның да кайберләренә әле хөкем карары чыкмады.

2017 елда Әлмәттә тоткарланган биш мөселманны күптән түгел Самарда урнашкан хәрби мәхкәмә 13 елдан алып 18 елга кадәр кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG