Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйльметдинов балалар бакчада ук өч тел өйрәнергә тиеш дип саный


Илдар Гыйльметдинов
Илдар Гыйльметдинов

Депутат Илдар Гыйльметдинов балалар бакчада урыс, ана теле һәм урыс телен белеп чыгарга тиеш дигән фикердә.

Русия федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Русия дәүләт думасы депутаты, Милләт эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов бала бакча да ук өч тел өйрәнергә тиеш дип саный. Бу хакта ул Бүздәк районында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең юбилей чарасында катнашуы вакытында Азатлык хәбәрчесенә белдерде.

"Глобальләшү шартларында, аеруча, тел мәсьәләләре авыр хәлдә. Чөнки интернет аша, хәтта безнең илдә булмаган белем үзәкләре аша укулар оештырыла. Бу шартларда телебез укыту системасыннан читләшергә мөмкин. Аны бары тик гаиләдә генә саклау мөмкин дигән фикерләр дә бар. Без шушы авырлыкларга каршы тора һәм киметә торган чаралар күрергә тиеш.

Иң беренче нәүбәттә, әлбәттә, гаиләдә, балалар бакчаларында эшләү кирәк. Берничә телдә эшләүче тәрбиячеләр әзерләргә, укыту методикалары булдырырга, балага ким дигәндә өч тел: урыс, туган һәм бер чит тел өйрәтергә тиеш. Бала балалар бакчасыннан шулай өйрәнергә тиеш. Әлеге юнәлештә эшләмәсәк, мәгариф системасына гына ышанып ятсак, телне югалтуыбыз ихтимал", ди ул.

Гыйльметдинов сүзләренчә, бу юнәлештә аларның өлгеләре дә бар.

"Безгә бергә дус булып, киңәшләшеп, һәркем үз урынында үз өлешен кертеп эшләргә тиеш”, диде Гыйльметдинов.

16-18 май Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең юбилей чаралары узды. Анда Казаннан кунаклар катнашмады. Кырымтатар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Эйваз Умеров та килмәгән. Ә Кырымдагы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Марат Баһаветдинов чараларда катнашты.

XS
SM
MD
LG