Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касыйм шәһәрендә борынгы татар утары сүтелә башлады


Татары утары
Татары утары

Бина Нариманов урамы 32 нче йорт адресында урнашкан.

Бу борынгы йорт Касыйм шәһәрендәге "шәһәрне формалаштыручы", дәүләт тарафыннан сакланырга тиешле объектлар исемлегенә кертелгән. Әлегә документ рәсми рәвештә кабул ителмәгән. Ул Русия мәдәният министрлыгында расланырга мөмкн. Бу турыда үзенең Faceook битендә Рязань өлкәсе губернаторы киңәшчесе Андрей Филиппов язып чыкты.

"Йортны җимерүнең сәбәбе бик баналь – алар "Пятерочка” кибете төзергә тели, ягъни борынгы утар урынына ангар торгызып куймакчы булалар," ди Филиппов. Ул шушы мәсьәләгә игътибар итүен, прокуратурага бу утарны сүтүнең канунга туры килү-килмәвен тикшерүне йөкләүне сорап Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимовка мөрәҗәгать иткән.

Филиппов Азатлыкка сөйләгәнчә, Нариманов урамындагы йорт Касыйм шәһәрендәге XX гасыр башы татар утарларының ачык бер үрнәге. Касыйм шәһәре үзе дә федераль әһәмияткә ия булган тарихи урын булып тора. Филиппов сүзләренә караганда, Русия мәдәният министрлыгы тарафыннан тарихи урынның регламентлары проекты эшләнгән, хәзерге вакытта ул министрлыкта килештерелә. Проектта бу утар Касыйм шәһәренең "шәһәр формалаштыручы" кыйммәтле объекты дип күрсәтелгән. Әгәр шушы статусы рәсми рәвештә расланса, бинаның хуҗасына утарны сүтәргә, җимерергә яки үзгәртеп корырга рөхсәт ителмәячәк.

"Хәзерге вакытта утарның иясе тарихи бинаны сүтеп, аның урынында "Пятерочка" төзетәсе килә. Ягъни сезнең белән безнең тарихыбыз урынына без төссез бер ангар белән калачакбыз", дип өсти Филиппов.

Губернатор киңәшчесе сүзләренә караганда, утарга әлеге статусны бирү ярты елга кадәр сузылырга мөмкин, чөнки объектны килештерү эше тиз генә башкарылмый.

"Әлбәттә, бу вакыт эчендә утарны сүтеп ташларга өлгерергә дә мөмкинннәр", ди ул.

Март башында Мәскәүдә узган очрашу вакытында Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Касыйм шәһәре башлыгының икътисад һәм финанс өчен җаваплы урынбасары вазифаларын башкаручы Ирина Ганина арасында Татарстан белән Касыйм шәһәре арасында хезмәттәшлек хакында сөйләшү булды. Касыйм шәһәре хакимияте вәкилләре, республика белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү максатыннан Татарстан шәһәрләренең берсе белән кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга да теләүләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG