Accessibility links

Уфаның татар зиратында узган өмәдә моңарчы билгеле булмаган каберлек тә табылган


Өмә вакыты
Өмә вакыты

Өмәгә 60 лап кеше җыелган

18 майда Уфаның мемориаль статусын йөртә торган татар зиратында өмә узды. Бу турыда Азатлыкка "Архзащита" оешмасы активистларының берсе Эльза Мәүлимшина сөйләде.

Эльза үзе татар җәмәгатьчелегенә күренекле татар мәгърифәтчесе, данлыклы "Галия" мәдрәсәсе ректоры Зыя Камалиның, имам Сатаевның йортларын һәм Өченче җәмигъ мәчете бинасын саклап калу өчен көрәшүче буларак билгеле. Зиратта өмә ясап, аны чистарту, тәртипкә китерүне дә Эльза Мәүлимшина тәкъдим иткән.

Өмәгә 60 лап кеше җыелган, алар арасында – Уфаның Русия ислам институты проректоры һәм шәкертләре, активистлар, иҗтимагый эш белән шөгыльләнүчеләр һәм зиратның хәленә битараф булмаучы шәһәр халкы бар.Өмәчеләр зират эчен чүптән арындырганнар. Мәүлимшина әйтүенчә, зираттан бер КамАЗ машинасы чүп чыгарганнар.
Өмә барышында шулай ук кабер чардуганнары да буялган, чәчәкләр утыртылган.

"Барлыгы 40 усенте утырттык, аларны дүрт кабергә бүлдек – Ризаэтдин Фәхретдин кабере һәм аның өч улыныкына, шулай ук мөфти Габдессаләм Габдрахманов каберенә дә чәчәкләр утыртылды. Мөфти Солтанов гаиләсе каберләрен чүп үләне баскан иде, аны чистарттык. Яңгыр яуганга күрә, буяп бетерә алмадык, тагын бер кат килеп, эшне тәмамларга уйлыйбыз", дип сөйләде Мәүлимшина.

Өмә вакытында моңарчы билгеле булмаган каберләр дә табылган. Мәсәлән, өмәчеләр Русиянең икенче мөфтие, Уфада беренче җәмигъ мәчете салдырган, шулай ук Уфаның Тукай урамында урнашкан Үзәк диния назәрәтенең резиденциясен төзеткән Габдессаләм Габдрахманов каберенә тап булганнар.

Уфаның татар зиратында Ризаэтдин Фәхретдин, Мостай Кәрим, Фәрида Кудашева, Әнгам Атнабаев, Заһир Исмәгыйлев, Гөлли Мобәрәкова, Бәхти Гайсин, Касыйм Азнабаев, Зәйнәб Биишева, Фәйзи Гаскәров һәм башка күп билгеле әһелләр җирләнгән.

XS
SM
MD
LG