Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада кырымтатар сөргененә каршы ялгыз пикет узды


Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

Уфадагы Җиңүнең 50 еллыгы скверындагы сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл янында ялгыз пикет узды. Каршылык чарасында Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов "Кырым татарларына теләктәшлек белдерәбез" дигән шигар күтәреп торды.

Рамил Хөсәенов сүзләренчә, күп кеше катнашлыгында каршылык чарасы уздыру өчен вакытында рөхсәт алу чаралары күрмәгәннәр, шуңа күрә ул ялгызы чыккан. Чарага тагын берничә кеше чыгарга килешенсә дә, алар кирәк дип тапмаганнар. ТИҮ рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов Азатлыкка каршылык чарасын уздыру уңаеннан фикерләре белән бүлеште:

“Бүген 18 май Кырым татарларының сөргенгә сөрелүенә 75 ел тулды. Тарихи кара көн. Мин бүген бу һәйкәл янына кырымтатарларның аянычлы хәлләрен искә төшерер өчен чыктым. 1994 елның 18 маенда йөзәрләгән мең кырымтатарларны төнлә йокыларыннан торгызып, өйләреннән алып чыгып киткәннәр. Риза булмаганнарны атып үтергәннәр. Мал ташый торган вагоннарга төяп, тимер юлы белән төрле якка озатканнар. Бу хәл бүтән кабатланырга тиеш түгел! Шуны искәртер өчен бүген бирегә чыктым.

Белүебезчә, бүген дә кырымтатарларны эзәрлекләүләр бара. Өйләрендә тентүләр үткәрәләр, күп кенә милләттәшләребез югалалар, аларның ирекләрен чиклиләр. 1944 елдагы кебек хәлләр кабатланмасын иде. Кырымтатар туганнарыбыздан хөкүмәт үч алмасын иде”, диде Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

XS
SM
MD
LG