Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илгиз Зәйни "Әкият" курчак театры баш режиссеры булачак


Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйни "Әкият" театрында 6 июньнән эшли башлаячак.

Камал һәм Казан яшь тамашачы театры режиссеры Илгиз Зәйни Казанның "Әкият" татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

"Шундый тәкъдим булды. Мин кабул иттем. 6 июньнән эшли башлаячакмын. Бер ел буе төрле хәбәрләр йөрде бит инде, монда куялар икән, тегендә куялар икән дип берсе килеп әйтә, икенчесе килеп әйтә иде... Насыйбы шул булгандыр", дигән Илгиз Зәйни "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Илгиз Зәйни элек татар телен яклап пикетларга да чыкканы булды.

"Ни өчен без туган җиребездә, Татарстанда татар телен яклап йөрергә тиеш, шуны аңламыйм. Бу бит юләрлек. Бу сорау туарга да тиеш түгел. Татарстанда яшибез икән, татарча сөйләшергә тиеш. Без биш йөз ел буе Русиядә гомер кичерәбез, бүген генә татарча сөйләшсәк, начар микәнни? Белмим, татар телен кысу кемгә кирәктер?", дигән иде ул элегрәк Азатлыкка әңгәмәсендә.

XS
SM
MD
LG