Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда колониядә күтәрелгән фетнә нәтиҗәсендә 30дан артык кеше һәлак булган


Таҗикстандагы кырыс тәртипле колониядән 30 тоткын качарга җыенган. Башта алар берничә сакчыны, биш тоткынны үтерә. Фетнәне бастырганда 24 тоткын үтерелә.

Таҗикстанның көнбатышында урнашкан Вахдат шәһәрендәге кырыс тәртипле колониядә 19 май кич чыккан фетнәдә өч сакчы һәм 29 тоткын үтерелә. Бу хакта илнең юстиция министрлыгына сылтанып хакимиятнең "Ховар" агентлыгы хәбәр итә.

Таҗикстан юстиция министрлыгы мәгълүматынча, 19 май кич "Ислам дәүләте" оешмасында (Русиядә тыелган) катнашу өчен хөкем ителгән 30 тоткын качарга җыенган. Пычак һәм очлы әйберләр белән корлланган фетнәчеләр башта өч сакчыны тотык итеп ала һәм үтерә. Аннан соң штраф изоляторыннан аеруча куркыныч саналган сигез тоткынны чыгара һәм башкаларны куркыту өчен төрмәдә утыручы тагын биш кешене үтерә һәм дистәләгән кешене яралый диелә.

Соңрак баш күтәрүчеләр колониянең медицина бүлегенә ут төртә, берничә тоткыннын тотык итеп ала һәм үзләрен иреккә җибәрүне таләп итә.

Фетнә бастыру барышында 24 тоткын үтерелә, 35 кеше тоткарлана диелә рәсми белдерүдә. Илнең баш прокуратурасы җинаять эше ачкан.

Таҗикстанның җәзаларны үтәтү баш идарәсе хәбәренә караганда, фетнәне экстремистик төркемнәр, шул исәптән "Ислам дәүләте" оешмасы әгъзалары оештырган. ​

Былтыр ноябрьдә Таҗикстанның төньягында урнашкан Худжанд шәһәрендәге кырыс тәртипле колониядә фетнә нәтиҗәсендә 23 кеше, шул исәптән ике сакчы һәлак булган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG