Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Украина президенты вазифаларына кереште һәм Раданы таратуын белдерде


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Киевта Украинаның сайланган президенты Владимир Зеленскийның инаугурациясе узды. Үз чыгышында ул Югары Раданы таратуы турында белдерде. Тантанада биш илнең президенты катнашты. Русия вәкилләре чакырылмаган.

Югары Раданың тантаналы утырышында Владимир Зеленский ант бирде һәм хакимиятнең рәсми тамгасын - орден чылбыры формасында президент билгесе, герблы мөһер һәм булава кабул итеп алды. Аннан соң ул Мариин паркына чыкты һәм Украинаның кораллы көчләрен тәкъдим итү һәм Украина дәүләт байрагы күтәрү тантанасында катнашты.

Беренче чыгышында яңа президент Югары Раданы тарату һәм илдә вакытыннан алда парламент сайлау уздыру турында игълан итте.

Ул шулай ук депутатлардан Украина иминлек хезмәте башлыгын, баш прокурорын һәм саклану министрын вазифаларыннан алуны сорады. "Сезнең моңа ике ай вакытыгыз бар", диде ул. Моннан тыш, Зеленский Украина хөкүмәтен урыныннан китәргә чакырды.

Владимир Зеленский чыгышында Кырым һәм Донбассны Украина җирләре дип тә атады. Илнең көнчыгышындагы атышларны туктату өчен үз вазифамны корбан итәргә әзермен диде һәм әсирлектәге украиннарны кайтару өчен диалог башларга әзерлеген белдерде.

Инаугурациядә биш ил - Латвия, Литва, Эстония, Грузия һәм Маҗарстан президентлары катнашты. АКШ делегациясен энергетика министры Рик Перри җитәкли. Тантанага шулай ук Виктор Януковичтан кала, Украинаның барлык элекке президентлары да чакырылган. Русия вәкилләре Зеленский инаугурациясенә чакырылмаган.

Украинаның моңа кадәрге президенты Петр Порошенко якшәмбе яңа башлыкка күчеш чорын эчке тетрәнүләрсез генә алып барырга киңәш итте. Ул Владимир Зеленскийга Русия белән "сәяси юмакайланудан" сакланырга кирәк диде.

Владимир Зеленский Украина президентын сайлауның икенче турында 73 процент җыеп җиңде. Ул - Украинаның алтынчы президенты булды.

XS
SM
MD
LG