Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Навальный көрәштәше Волков былтыргы митинг өчен тоткарланган


Леонид Волков
Леонид Волков

Алексей Навальныйның көрәштәте Леонид Волковны таксида барганда тоткарлаганнар. Аңа узган елның 9 сентябрендә пенсия реформасына каршы митинг уздыру өчен беркетмә төзелгән.

Алексей Навальныйның сайлау алды штабының элекке башлыгы, Коррупциягә каршы көрәш фонды проектлары менеджеры Леонид Волков Мәскәүдә тоткарланган. Бу хакта ул Твиттерда язды.

Волковны полиция таксида Фонд офисына барганда тоткарлаган һәм полиция бүлегенә алып киткән. Анда активистка урам җыены уздыру тәртибен кабаттан бозу турында беркетмә төзегәннәр. Сүз 2018 елның 9 сентябрендә пенсия реформасына каршы уздырылган чара турында бара.

Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный Твиттерда Волковны "без сезне түземсез көттек", дигән сүзләр әйтеп тоткарлаганнар дип язды.

2018 елны Русия президентын сайлау алдыннан Волков Навальныйның сайлау алды штабын җиткәкләгән иде. Соңгы айларда ул чит илдә яшәде.

2018 елның 9 сентябрендә Русиядә пенсия яшен арттыруга каршы митинг узды. Аны Алексей Навальный тарафдарлары оештырды. Ил буйлап меңнән артык кеше тоткарланды. Полиция хезмәткәрләре чарада катнашучыларга көч тә кулланды.

XS
SM
MD
LG