Русиядә журналистлар хокуклары бозылу харитасын Гомумрусия халык фронты әзерләгән. Биредә төбәкләр дүрт төркемгә бүленә: "кызыл" — журналистларга югары дәрәҗәдә басым, "кызгылт сары" — чагыштырмача югары басым, "сары" — уртача дәрәҗәдә басым, "соры" — мәгълүмат юк.
"Кызгылт сары" төркемгә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Оренбур, Самар, Ульян өлкәләре һәм башкалар кергән.
"Кызгылт сары" төркем журналистларга карата янау һәм куркыту белән сыйфатлана. Шулай ук милеккә зыян килү, интернет-ресурсларны тартып алу, мәхкәмә эзәрлекләүләре, цензура, медиага финанс басымы ясау да бар.
"Кызыл" төркемгә Мәскәү, Ростов, Омски, Свердловски, Чиләбе өлкәләре, Ставрополь, Краснодар крайлары, Бурятия керә. Бу төркемдә журналистларны үтерү һәм кыйнаулар исәпкә алына.