Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ведомости": кырымнарның Русия аннексиясе башланган вакыттагы өметләре сүнә


Кырымда Уркуста авылы

Кырым халкы Русия аннексиясеннән соң яшәү дәрәҗәсе төшүенә һәм коррупциягә зарлана.

Кырымны Русия аннексияләгәннән соң ярымутрау кешеләренең оптимизмы кими бара. Кырымнар яшәү дәрәҗәсе төшүгә һәм коррупциягә зарлана. Моны Русия фәннәр академиясенең социология институты белгече Владимир Мукомель уздырган тикшерү нәтиҗәләре күрсәтә. Тикшерү нәтиҗәләрен Ведомости китерә.

Мукомель төрле яшьтәге, милләттәге, Кырымның төрле районнарында яшәүче кешеләрне сигез фокус-төркемгә берләштерә һәм алар белән әңгәмә оештыра. Сораштыру 2017 елның җәендә уздырыла.

Тикшерү нәтиҗәләре кырымнарның өметләре хәзерге вазгыятькә туры килмәвен күрсәтә.

"Ярымутрау халкының иң беренче чиратта бәяләр артуга, коррупциягә, читтән кешеләр килүгә, яшәү дәрәҗәсенең түбәнәюенә ачуы килә", дип яза басма. Тикшерү авторы сүзләренчә, Кырымны Русия аннексияләгәннән соң дәүләт хезмәтендәгеләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм пенсионерлар откан. Аларның керемнәре арткан. Шул ук вакытта дәүләткә эшләмәгән кешеләрнең хәлләре авырайган. Кырымда һәм Акъярда бәяләр керемнәргә караганда ныграк үскән дип ассызыклый Мукомель.

Бизнеска басым ясаучы һәм контрольдә тотуны киңәйткәннән киңәйтә баручы түрәләрнең эше Кырым кешеләренең ачуын китерә башлаган. Моннан тыш, халык коррупциягә зарлана.

"Украинада да коррупция чәчәк аткан иде, әмма анда кешеләр азрак ала иде дип әйтимме соң инде. Сиңа эшләргә, үз бизнесыңны корырга мөмкинлек бирелә иде", дигән сораштыруда катнашучыларның берсе.

Кырымнар шулай ук Русия бюрократиясенә, элемтә операторлары һәм банклар белән эшләүдәге авырлыкларга зарланган.

2014 елның язында Русия хәрбиләре Кырымны басып алып анда янәсе референдум уздырды. Украина һәм халыкара җәмәгатьчелек бу референдум нәтиҗәләрен танымый һәм Русия Кырымны аннексияләде дип белдерә. Русия исә аны “тарихи гаделлекнең торгызылуы” дип атый.

2014 елдан АКШ һәм кайбер Көнбатыш илләре Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертте һәм аларны ярты ел саен озайта килә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG