Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Казанда мәчет төзелеше белән бәйле вазгыятькә аңлатма бирде


Казанның Годовиков урамында төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчетенең паспорты
Казанның Годовиков урамында төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчетенең паспорты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни юл белән бирелгән диде. Моннан тыш анда корбан чалу йоласы уздырылмаячагы, азан өчен тавыш көчәйткеч кулланылмаячагы, балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәге дә белдерелә.

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше белән бәйле вазгыятькә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы аңлатма бирде.

Шура Авиатөзелеш районының үзәк өлешендә мөселман гыйбадәтханәсенә ихтыяҗ зур дип белдерә. "Авиатөзелеш районында биш мәчет эшләп килә һәм алар барысы да шәһәр үзәгеннән ерактагы Кадыш, Щербаковка, Борисоглебское, Каравай һәм Төньяк бистәләрендә урнашкан, бу районда мәчетләрнең җитмәвен һәм мөселманнарга үзләренең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә кыенлыклар тууын күрсәтә. Шәһәр эчендә мәчет булмау проблемын өлкәннәр һәм эш кешеләре аеруча нык сизә: беренчеләрнең еракта урнашкан мәчетләргә йөрергә сәламәтлеге, соңгыларының җитәрлек вакыты юк", диелә аңлатмада.

Годовиков һәм Симонов урамнары киселешендә мәчет төзү өчен җир кишәрлеген Казан шәһәре Башкарма комитеты 2011 һәм 2014 елларда карар кабул иткән.

2013 елда мәчет төзелешенә теләктәшлек белдереп кыска вакыт эчендә якын йортларда яшәүчеләрдән 300дән артык имза җыелган.

Мәчет төзелеше темасына ачык тыңлаулар да узган. "Бер катнашучының әлеге объектның 62нче санлы мәктәп янәшәсендә төзелүенә тискәре фикерен белдергән сүзе дөреслеккә туры килми дип табылды. 16:50:220524:775 кадастр номеры белән бирелгән әлеге җир кишәрлеге 62нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең карамагында да һәм аның шәхси милкендә дә файдаланылмый. Элегрәк әлеге мәйданчык Казан шәһәре хакимияте башлыгының 2001 елгы карары белән расланып, мәктәп яны ишегалдын, әйләнә-тирәсен киңәйтү өчен Казан шәһәре мәгариф идарәсенә биш елга бирелеп торган иде. Әмма, әлеге җирнең уку йорты тарафыннан тиешенчә файдаланылмаганлыгын һәм соңыннан кабат сорап мөрәҗәгать ителмәгәнлеген күздә тотып, әлеге карар гамәлдән чыккан дип табылган. Шунысы әһәмиятле, мәчет төзелеше өчен бүлеп бирелгәнче, бу кишәрлек бик начар хәлдә булган: исерткеч эчемлек шешәләре, кулланылган шприцлар ташлау һәм эт нәҗесләре урынына әйләнгән", диелә Аксакаллар шурасы белдерүендә.

Ерак түгел генә урнашкан балалар бакчасы эшчәнлегенә бернинди авырлык, кыенлык, мәшәкать тудыру юк диелә.

Булачак мәчетнең күп катлы торак йортлар арасында һәм белем бирү оешмалары янәшәсендә урнашуын исәпкә алып, "Рәхмәтулла" мәчете мәхәлләсе корбан чалу йолаларын үткәрмәү, шулай ук намазга чакыру вакытында тавыш көчәйткеч җиһазлар кулланмау турында карар кабул иткән. Моннан тыш, гыйбадәт бинасы төзелеше белән беррәттән тирә-юньне төзекләндерү һәм барлык балалар өчен дә ачык булачак уңайлы уен мәйданчыгын булдыру планлаштырыла.

20 май Казанның Авиатөзелеш районы Годовиков урамында төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә карата мәхәллә халкы урам җыенына чыкты.

Төзелешкә каршы булучылар мәчеткә киләчәк мөселманнар машиналарын ишегалларына куячагын, хәер сорашучылар артачагын, мәчет җиренең мәктәпкә һәм балалар бакчасына якын булуын, анда мәчет түгел, ә балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә кирәклеген, азан тавышы аларны борчыячагын сәбәп итеп китерде.

XS
SM
MD
LG