Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда FM ешлыгы өчен "Китап" радиосы һәм Рус православ чиркәве радиосы көрәшәчәк


29 май Мәскәүдә Роскомнадзор берничә ешлыкта тапшырулар алып бару хокукы өчен бәйге уздыра. Шул исәптән, Казандагы FM 95,5 MHz ешлыгы да бәйгегә чыгарыла.

Әлеге ешлыкка җиде ширкәт дәгъва итә. Алар арасында Татмедиа, "Романтика", "Радиостанция "Евразия-Классика", "Радио Вера Казань" оешмалары бар, дип яза "Бизнес-онлайн".

Ешлыкта тәүлек әйләнәсенә тапшыру алып бару каралган, "ирекле" концепция диелә. Җиңүче казнага 6,7 млн сум түләргә тиеш була.

Басмага Татмедиа җитәкчесе Андрей Кузьмин сөйләвенчә, ширкәт бәйгегә татар телендә "Китап" радиоканалы концепциясен тәкъдим итәчәк. Ул мәдәни-агарту форматында булачак, анда әдәби әсәрләр яңгыраячак. "Бизнес-онлайн"ның башка бер чыганагы белдерүенчә, эфирга нигездә аудиокитаплар биреләчәк.

Татмедиа канаты астында татар телендә әлегә тугыз радиостанция эшли, ләкин алар районнарда гына яңгырый, Казанда берәү дә юк.

Әмма, басма мәгълүматынча, "Китап" радиосының җиңеп чыгу шанслары зур түгел.

Ешлыкны "Радио Вера Казань" алырга мөмкин диләр. Әлеге сәүдәгә корылмаган автоном оешма җитәкчесе булып Дмитрий Моисеев (игумен Евфимий) тора. Гомумән, "Радио Вера" Рус православ чиркәвенең федераль проекты. Ул күп кенә төбәкләрдә эшли.

Казанда соңгы тапкыр татар телле радио өчен лицензияне 2011 елда "Тәртип FM" алган иде. Ләкин ул да хәзер ябылды.

2014 елда уздырылган ешлык бирү бәйгесендә татар телендә "Курай FM" һәм җырчы Салаватның "Дастан FM" радиолары катнашты, әмма федераль үзәк, төгәлрәге бу ешлыкларны бүлеп утыручы федераль комиссия моңа каршы төште. Ешлыклар "Комсомольская правда" һәм "Наше радио"га бирелде.

Әлеге бәйгедән соң Татар конгрессы радиотапшыруларга ешлыклар бүлүче федераль комиссияне тел дискриминациясендә гаепләп, таратырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG