Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX глобаль интернет проектының 60 иярченен галәмгә чыгарды


Falcon 9 ракетын очыру
Falcon 9 ракетын очыру

SpaceX ширкәтенең Falcon 9 ракеты 24 майда галәмгә Starlink проектының 60 иярченен чыгарды. Алар глобаль интернет челтәре булдыру өчен төзелгән.

Иярченнәрнең барысы да интернетка тоташкан. Бу хакта SpaceX ширкәте җитәкчесе Илон Маск Твиттерда хәбәр итте.

Ике баскычлы ракет Флорида штатындагы Канаверал борынында урнашкан галәм аланыннан очырылды.

Falcon 9ның беренче баскычы Атлантик диңгездәге платформага килеп төшкән. Икенче баскычы да уңышлы аерылган. Ракет җибәрүнең трансляциясе SpaceX ширкәтенең YouTube-каналында барды.

Ракетны очыру ике тапкыр кичектерелде. Беренче старт 16 майга планлаштырылган иде, әмма аны башта начар һава торышы, соңрак җиһазны кабаттан тикшереп чыгу өчен кичектерергә туры килде.

2015 елдан бирле әзерләнеп килүче Starlink проекты планетаның теләсә кайсы ноктасында ышанычлы һәм югары тизлекле интернетка тоташу мөмкинлеге бирә. Ике сынау иярчене 2018 елның февралендә җибәрелгән иде. Берничә ел дәвамында Илон Маск галәмгә берничә мең шундый җиһаз җибәрергә ниятли. Проектка каралган инвестицияләр күләме 10 млрд доллар дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG