Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО диңгез мәхкәмәсе Русия Украина диңгезчеләрен иреккә чыгарырга тиеш дигән карар чыгарды


Русия әсирлегендәге украин хәрбиләре
Русия әсирлегендәге украин хәрбиләре

БМОның Диңгез кануннары мәхкәмәсе Русия украин диңгезчеләрен һәм Украинаның өч корабын кайтарырга тиеш дигән карар чыгарды.

БМОның Диңгез кануннары халыкара мәхкәмәсе Русия аннексияләнгән Кырым ярлары буенда 2018 елның ноябрендә тоткарлаган украин диңгезчеләрен һәм Украина хәрби диңгез көчләренең өч корабын кайтарырга тиеш дигән карар чыгарды.

Мәхкәмә рәисе әлеге карарны игълан иткәндә “Русия белән Украина Керич бугазында булган хәлгә бәйле киеренкелекне арттырырга мөмкин гамәлләрдән тыелырга тиеш”, диде.

Русия бу мәхкәмә тыңлауларыннан баш тартты. Мәскәү фикеренчә, халыкара мәхкәмәнең Керич бугазындагы хәлне карарга вәкаләте юк. Русия әлеге мәхкәмә карарына карата БМО аппеляцион мәхкәмәсенә шикаять итәргә мөмкин.

2018 елның 25 ноябрендә Русия аннексиясендәге Кырым янында Русия чик сакчылары һөҗүм итеп Украинаның өч хәрби корабын һәм 24 диңгезчесен кулга алды. Хәрби диңгезчеләрне чик бозуда гаеплиләр. Алар Мәскәүдәге изоляторга ябылган. Киев Русиянең бу гамәлләрен агрессия, ә диңгезчеләрне хәрби әсирләр дип атый. Украинаны АКШ, НАТО һәм Европа берлеге яклап чыкты.

XS
SM
MD
LG