Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә билгесез ир укучыларга һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган


Кавасаки шәһәрендә һөҗүм булган урында тикшерүчеләр эшли
Кавасаки шәһәрендә һөҗүм булган урында тикшерүчеләр эшли

Япониянең Кавасаки шәһәрендә кулына пычаклар тоткан ир автобус көтеп торучы башлангыч сыйныф укучыларына ташланган. Ике кеше, шул исәптән бер укучы һәлак булган. Кимендә 19 кеше яраланган. Аларның кайберләре авыр хәлдә.

Вакыйга урынына килгән полиция һөҗүм итүчене тоткарлаган. 40-50 яшьләрдәге әлеге ир үзенең муенына пычак кадаган һәм хастаханәдә үлгән.

Һөҗүм оештыруның максатлары билгеле түгел. Җинаять урынында полиция ике пычак тапкан дип хәбрә итә Япониянең NHK телеканалы.

Япониядә мондый очракларның элек тә булганы бар иде.

2016 елда психик авырулар тотылучы үзәктә элекке хезмәткәр 19 кешегә пычак кадап үтерде. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләр юкка чыксын өчен шулай эшләдем дип әйткән.

2008 елда Токионың Акихабара районында билгесез ир узып баручыларга пычак белән ташланды. Ул вакытта җиде кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG