Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстандагы Урыс мәдәнияте җәмгыятен җинаять җаваплылыгы турында кисәтә 


Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов
Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) "Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыятенең пресс-кабинеты" паблигында милли республикаларны бетерү турындагы язманы "Татарстанга һәм Русиянең башка республикалары дәүләтчелегенә кул күтәрү" дип атады.

Постта "ДагыСТАН ТатарСТАН кебек. Бу СТАНнарда урыс халкына каршы басым акылсызлыгы кайчан туктар? Күрәсең, Русиядә әлеге СТАНнарны бетергәч кенә..." дип язылган һәм "Агенство политический новостей" сайтыннан язма беркетелгән иде.

"Әлеге язманы Татарстанга һәм Русиянең башка республикалары дәүләтчелегенә кул сузу дип бәялибез. Бу провокацион язма авторларының исенә Русия Конституциясен төшерәбез. Республикаларны (дәүләтләне) бетерүгә чакырып, сез Русия Конституциясендәге 5нче маддәнең 3нче пунктын бозасыз. Ягъни сез Русия конституцион корылышын үзгәртергә өндисез. Моңа Җинаять кодексының 280нче маддәсе каралган", диелә ТИҮ белдерүендә.

Авторлар "татарларның милли горурлык хисе бар" ди. "Без Татарстан дәүләте, Конституциясе, байрагы белән горурланабыз. Татарларның дәүләтчелегенә 1500 елдан артык икәнен, бәлки, исегезгә төшерергәдер?", диелә хатта.

Активистлар фикеренчә, "республикаларны бетерүгә өндәү Русияне таркалуга китерәчәк".

XS
SM
MD
LG