Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бәйгегә чыгарылган FM ешлыгы Урыс православ чиркәвенә бирелде


Казанда FM ешлыгы алу өчен "Татмедиа"ның татар телле "Китап" радиосы да көрәшкән иде, әмма ешлык чиркәүгә бирелде.

29 май Мәскәүдә Роскомнадзор берничә радиоешлык куллану хокукы алуга бәйге уздырды. Араларында Казандагы 95,5 FM ешлыгы да бар иде. Азатлык чыганаклары белдерүенчә, җиңүче дип Урыс православ чиркәвенә караучы "Радио Вера" игълан ителгән. Роскомнадзор сайтында әлегә мәгълүмат юк.

Казандагы бу ешлыкка "Татмедиа"ның татар телле "Китап" радиосы да дәгъва иткән иде. Әмма экспертлар алдан ук ешлыкны "Китап"ка бирү мөмкинлеге зур түгел дип белдерде.

"Радио Вера Казань" исемле, сәүдәгә корылмаган автоном оешманы Дмитрий Моисеев (игумен Евфимий) җитәкли. Ул Урыс православ чиркәвенең "Радио Вера" исемле федераль проектының бер өлеше. Әлеге проект күп кенә төбәкләрдә эшли.

Казанда соңгы тапкыр татар телле радио өчен лицензия 2011 елда "Тәртип FM"га бирелгән иде. Ләкин ул да 2017 елда ябылды.

2014 елда уздырылган ешлык бирү бәйгесендә татар телле "Курай FM" һәм җырчы Салаватның "Дастан FM" радиолары катнашты, әмма бу ешлыкларны бүлүче федераль комиссия аларны "Комсомольская правда" һәм "Наше радио"га бирде.

XS
SM
MD
LG