Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русиядә эчмәүчеләр саны кимегән


Русиядә хәмер эчмәүчеләр саны былтыргы белән чагыштырганда җиде процентка кимегән. Моңа кадәр ике рәттән андыйлар саны артып килгән булган.

Русиядә эчмәүче кешеләр саны кимегән, ә русияләрнең яртысыннан артыгы әледән-әле эчеп торабыз дип белдергән. Бу хакта Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруларына сылтанып, ТАСС яза.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, хәмер эчмәүче русияләр саны быел 33 процент тәшкил иткән. 2018 елда исерткеч эчемлекләр кулланмаучылар 40 процент булган.

Шул ук вакытта, РБК язуынча, соңгы ике елда эчмәүче русияләр саны артып килгән булган: 2017 елда андыйлар саны 39 процент, ә 2018 елда, әйтелгәнчә, 40 процент тәшкил иткән.

Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты хәмерне айга ике-өч тапкыр эчәбез дигән, алты проценты - атнасына берничә тапкыр дип белдергән. Респондентларның 27 проценты айга бер тапкырдан кимрәк эчүе турында әйткән.

Күптән түгел экспертлар Русиядә ел башыннан кыйбатлы хәмергә сорау кимүен ачыклаган иде. Русияләр ешрак аракы яки сыра кебек арзанлырак эчемлекләр ала башлаган диелде.

XS
SM
MD
LG