Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнде


Башкортстан Корылтаенда башлык сайлау көнен билгеләү өчен тавыш бирү
Башкортстан Корылтаенда башлык сайлау көнен билгеләү өчен тавыш бирү

Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның 30 май узган чираттагы утырышында депутатлар республика башлыгын сайлауны 8 сентябрьгә билгеләде. Әлеге карар бертавыштан кабул ителде.

Башкортстан Сайлау кодексына ярашлы, республика башлыгына намзәтләрне бары тик сәяси фиркаләр генә тәкъдим итә ала, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр катнаша алмый. Намзәткә тавыш бирү көненә 30 яшь тулган булырга тиеш. Башкортстан башлыгы биш елга сайлана.

Намзәт өчен муниципаль берәмлекләрнең сайлап куелган депутатларыннан һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан имза җыелырга тиеш. Әлеге имзаларның санын республиканың Үзәк сайлау комиссиясе пәнҗешәмбе кич булачак утырышта билгеләр дип көтелә.

Апрель ахырына Корылтайда Сайлау кодексына берникадәр үзгәрешләр кертелгән иде. Сайлау бүлгеләренең эш вакыты ике сәгатьгә озайтылды. Алар иртәнге сәгать җидедән кичке 21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Моннан тыш, республика башлыгына намзәт тәкъдим итүче сәяси фиркаләргә сайлау фондын үзаллы формалаштыру рөхсәте бирелде. Элек фиркаләр намзәт фондларын үзләре 50 процентка гына тулыландыра ала иде. Киләчәк сайлауда намзәтнең сайлау фонды 200 млн сумнан артмаска тиеш.

Башлык сайлау көне билгеләнгәннән соң фиркаләр намзәт тәкъдим итү өчен конференцияләр уздыра алачак.

"Бердәм Русия" җыенын 10 июньдә, "Яблоко" - 15 июньдә, КПРФ 12 июньдә уздырачаклары билгеле.

Башкортстан башлыгына кемнәр намзәт булып чыгарылачагы турында тулы мәгълүмат юк. "Бердәм Русия" башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны, КПРФ республика комитетының беренче секретаре Юнир Котлыгужинны, Русия ветераннары фиркасе үз лидеры Илдар Рәҗәповны тәкъдим итәргә җыена.

Сайлауда катнашырга теләге турында элекке банкир, хәзер эшмәкәр Рәфис Кадыров та, башкорт милли хәрәкәте активисты Рәмилә Сәетова да белдергән иде.

"Башкорт" хәрәкәте дә башлык сайлауга үз намзәтен тәкъдим итәргә җыенуы турында хәбәр итте. Ихтимал намзәтләр дип оешма лидерлары Фаил Алчынов, Руслан Габбасов, җәмәгать эшлеклеләре Вәлиәхмәт Бәдретдинов һәм Гарифулла Яппаров аталды.

Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Башкортстан башлыгын сайлауга сайлаучыларның 40,4 проценты килер дип фаразлый. Радий Хәбиров 80 процент чамасы тавыш җыярга мөмкин ди ВЦИОМ.

XS
SM
MD
LG