Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Cөргендәге татар хөкүмәте" Саакашвилига Русия халыкларына басым турында хат тапшырды


Саакашвили һава аланында
Саакашвили һава аланында

Михаил Саакашвилига Варшаудан Киевка очар алдыннан активист Нәфис Кашапов Русия халыкларының Мәскәү басымына дучар булулары турында хат тапшырган.

Украина ватандашлыгы кайтарылганнан соң Михаил Саакашвли Киевка китәр алдыннан Варшау һава аланында журналист Сергей Трушкин, хокук яклаучы Генек Банашинский һәм "Сөргендәге татар хөкүмәте" рәисе урынбасары Нәфис Кашапов белән очрашты.

Кашапов Саакашвилига Мәскәүнең Татарстан, Мордовия, Чуашстан, Мари Иле, Удмуртия, Башкортстанга басымы турында хат тапшырды һәм Русия халыкларын Русиянең империалистик амбицияләреннән яклауны сорады.

Бу хакта "Сөргендәге татар хөкүмәте"нең Facebook сәхифәсендә хәбәр ителә.

28 майда Украина президенты Владимир Зеленский Одесса өлкәсенең элекке губернаторы Михаил Саакашвилига украин ватандашлыгын кайтарды. 29 мартта ул Киевка очты. Саакашвили Украинада сәяси карьерасын дәвам итәргә җыенмавы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG