Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль ВЦИОМнан Путинга ышаныч рейтингы төшүгә бәйле аңлатмалар көтә


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков социологлардан Путинга ышаныч рейтингы һәм аның электораль рейтингына бәйле анализ сорый.

Кремль Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) президент Владимир Путинга ышаныч рейтингының тарихи минимум дәрәҗәсенә җитүен күрсәткән соңгы сораштыруга игътибар иткән. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде.

Песков сүзләренчә, "төрле рейтинглар бар" һәм әгәр берсендә Путинга ышаныч рейтингы төшкән диелсә, икенчесендә президентның электораль рейтингы, киресенә, күтәрелгән диелә. Матбугат сүзчесе Кремльдә "хөрмәтле белгечләрдән ышаныч рейтингы төшү, ә электораль рейтингның күтәрелүе турында анализ сорыйбыз", диде.

Шул ук вакытта Песков белдерүенә Левада үзәгенең апрельдә уздырган тикшерүе дә каршы килә. Ул вакытта Путинның электораль рейтингы төшүе күренгән иде: апрельдә президент өчен русияләрнең 55 проценты тавыш бирергә әзерлеген белдерде, бу бер ел элек белән чагыштырганда, 15 процентка кимрәк.

Песков шулай ук Росстатның халык керемнәре кимүе турындагы мәгълүматына карата да фикерен белдерде. Май ахырында статистика хезмәте чыгарган хисапта һәр икенче русияленең акчасы ашау белән киемгә генә җитә диелгән иде.

Песков бу "процесс борчу тудыра" ди. Шул ук вакытта ул "теге яки бу мәгълүматны аңлап бетереп булмый" дип белдерде һәм "статистик мәгълүматлар белән сак эш итәргә" өндәде. Аның сүзләренчә, "кайчак күрсәткечләр төрле була" һәм алар икенче көнне үз үзгәреп куя.

25 майда ВЦИОМ Путинга ышаныч рейтингы чыгарды. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Путинга русияләрнең 31,7 проценты гына ышаныч белдерә. Бу ВЦИОМның сораштырулар уздыру тарихында иң түбән күрсәткеч. Соңгы тапкыр түбән рейтинг (45 процент) 2005 елда, ташламаларны акчага әйләндергәч булган.

XS
SM
MD
LG