Accessibility links

Уфа һәлакәте. Совет берлегенең иң зур тимер юл казасына 30 ел

30 ел элек Башкортстанның Иглин районында булган каза Совет берлегендә иң зур тимер юл һәлакәте санала. Рәсми саннарга караганда, анда 575 кеше һәлак була, 800ләп кеше яралана. Шул казаның беренче сәгатьләрен сурәтләгән архив фотолардан төзелгән фотогалерея тәкъдим итәбез.

1989 елның 4 июньгә каршы төнендә Башкортстанның Иглин районында булган каза Совет берлегендә Икенче дөнья сугышыннан соңгы иң зур тимер юл һәлакәте санала. Рәсми саннарга караганда, анда 575 кеше һәлак була, 800-ләп кеше яралана. Казага якындагы газ үткәргечтән чыгып үзән урынга җыелган табигый газның шартлавы сәбәп була. Шартлау көче 10 килотонн тротил шартлавына тиң була. Кара диңгезгә ялга баручылар һәм диңгездән кайтучылар утырган ике поезд (Новисибирски-Адлер һәм Адлер-Новосибирски поездлары) шартлау урынында була. Газ үткәргечтәге ярыктан газ чыгу сәбәпле үткәргечтә басым кимүне күргән җаваплы кешеләр ярыкны эзләү урынына басымны тиешле дәрәҗәгә кайтару өчен газ кудыруны арттырган булган. Казага кадәр ул урыннан узган поездларның йөртүчеләре диспетчерларны газ исе сизүләре турында кисәткән булса да, бернинди чара күрелмәгән.

XS
SM
MD
LG