Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Tinder танышу хезмәтенә мәгълүматны махсус хезмәтләргә тапшырырга кушты


Популяр танышулар хезмәте кулланучыларның язышуларын сакларга, алар турында мәгълүматны махсус хезмәтләргә тапшырырга тиеш булачак.

Роскомнадзор Tinder танышулар әсбабын мәгълүмат таратучылар реестрына кертте. Бу хезмәт кулланучыларның үзара язышуларын алты ай дәвамында сакларга һәм алар турында мәгълүматны махсус хезмәтләргә тапшырырга тиеш дигән сүз.

Tinder-ның реестрга кертелүенә "Роскомсвобода" игътибар иткән. Элегрәк Роскомнадзор Русиядәге Mamba танышу хезмәтен һәм дөньяда иң эре Badoo танышу хезмәтен дә реестрга керткән иде.

  • 2017 елда француз журналисты Юдит Дюпорталь Tinder-дан үзе турында саклаган мәгълүматны сораган. Ширкәт аңа 800 битлек документ җибргән. Анда журналист танышу өчен сайлаган ирләр, ул кызыкысынган ирләрнең яшьләре, теркәлгәннән башлап бөтен язышулары, кызыксынулары, инстаграмнан фотолары, фейсбуктан лайклары һәм бөтен язышуларның даталары сакланган.
  • Tinder хуҗалары АКШта теркәлгән. Ширкәт әлегә Русия оешмасы таләпләренә аңлатма бирмәде.
XS
SM
MD
LG