Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ "Яндекс"тан язышуларның шифрлау ачкычларын таләп итә


"Яндекс"та шифрлау ачкычларын ФСБга тапшыру системның бөтен хезмәтләренең парольләрен ачарга мөмкин, "иминлек ягыннан зур куркыныч тудыра" диләр.

Русия федераль иминлек хезмәте "Яндекстан" "Яндекс.Почта" һәм "Яндекс.Диск" кулланучыларының мәгълүмат шифрлау ачкычларын сораган. Бу хакта чыганакларга сылтанып РБК хәбәр итә. ФСБ әлеге таләбен берничә ай элек җибәргән булган. Әмма, басма чыганаклары раславынча, "Яндекс" аны үтәмәгән.

"Яндекс.Почта" һәм "Яндекс.Диск" хезмәтләре мәгълүмат таратучылар реестрына кертелгән. 2016 елның җәендә гамәлгә кергән "Яровая кануннарына" ярашлы алар ФСБ таләбе белән кулланучылар мәгълүматын тапшырырга тиеш. Югыйсә ресурслар томаланарырга мөмкин. Элегрәк моннан баш тартучы Telegram томаланган иде.

"Яндекс"та ФСБ "Яровая кануннарын" киң аңлый дип саныйлар һәм кулланучылар язышуларының шифрларын ачу өчен ачкычларны махсус хезмәтләргә бирүдән баш тарталар. Бу системның бөтен хезмәтләренең парольләренә юл ачарга мөмкин, "иминлек ягыннан зур куркыныч тудыра" диләр ширкәттә.

Шифрлау ачкычлары кулланучының үз-үзен тотышын күзәтергә дә мөмкинлек бирә, аерым алганда, кем нинди мәгълүматны йөкләп алганы күренә ди экспертларның берсе.

РБК чыганагы сүзләренчә, "Яндекс"та ФСБ белән хезмәттәшлек итү кулланучыларның китүенә һәм акчалар югалтуына китерергә мөмкин дип саныйлар.

Ширкәтнең матбугат хезмәтендә "Яндекс" гамәлдәге кануннарга ярашлы эшли дип белдергәннәр һәм башка төрле аңлатмалар бирмәгәннәр. ФСБдан басма сорауларына җавап булмаган.

  • Былтыр Telegram кулланучыларның язышуларын шифрлау ачкычларын ФСБга тапшырудан баш тартканнан соң Роскомнадзор Русиядә әлеге мессенджерны томалый башлады. Нәтиҗәдә 20 миллионлап IP-адрес томаланды, Русиянең күп кенә сайтлары һәм хезмәтләре эшчәнлегенә зыян килде. Моннан тыш Роскомнадзор Telegram-ны томамлауны әйләнеп узу мөмкинлеге бирүче 80 VPN-ны һәм прокси-хезмәтләрне дә томалады.
  • Шул ук вакытта Telegram Русиядә эшләвен дәвам итте. Mediascope мәгълүматларына караганда, томалаудан соң бер ел узса да, ул өч иң популяр мессенджерлар рәтендә тора.
XS
SM
MD
LG