Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 69 проценты яшәү дәрәҗәсе төшүгә каршы протест чараларына чыгарга әзер түгел


Мәскәүдә пенсия реформасына каршы митинг, 2018 ел.

Русияләрнең 69 проценты яшәү дәрәҗәсе төшүгә каршы протест чараларына чыгарга җыенмый. Шулкадәр үк кеше мондый чараларның үз шәһәрләрендә оештырылу ихтималы зур түгел дип саный.

Респондентларның 27 проценты икътисади шигарләр белән демонстрацияләрдә катнашырга әзер. Мондый нәтиҗәләрне Левада үзәгенең май ахырында уздырган сораштырулары күрсәтә.

Сәяси таләпләр белән митинглар уздыру ихтималы турында респондентларның 24 проценты белдергән, ә 22 проценты аларда катнашырга әзерлеген әйткән. Шул вакытта респондентларның 71 проценты мондый митинглар уздырылу ихтималы зур түгел дип исәпли, ә дүрттән өч өлеше аларда катнашырга җыенмый.

Русияләрнең 87 проценты шәһәр яки районнарында соңгы 2-3 айда нинди дә булса протест чарасы узганын сизмәгән. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 42 проценты Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршы протестлар турында ишеткән булган, шул кадәр өлеше бу хакта сораштыру вакытында гына беренче тапкыр ишеткән. 17 проценты вакыйгаларны игътибар белән күзәтеп барган.

Архангельскида чүп полигоны төзүгә каршы митинглар русияләрнең сигез процентының гына игътибарын җәлеп иткән, 65 проценты бу хакта сораштыру вакытында гына белгән.

Ингушетия һәм Чечня арасында чикләрне үзгәртүгә каршы протестлар турында русияләрнең 47 проценты берни ишетмәгән.

Сорашытру 24-29 майда Русиянең 50 төбәгендәге 137 шәһәр-авылларда яшәүче 1616 кеше арасында респондентларның өендә шәхси интервью рәвешендә уздырылган.

XS
SM
MD
LG