Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Рамазан Фест" гаилә бәйрәме үтте

4 июнь Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында
беренче тапкыр шәһәр күләмендә "Рамазан Фест" гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм Ураза гаетенә багышланган иде.

Бәйрәм гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышланган иде. Бәйрәм кунаклары өчен гаилә кыйммәтләре турында сораулардан торган викторина уздырылды. Моннан тыш, балалар һәм ата-аналар төрледән-төрле осталык дәресләрендә катнаша алдылар: аларны чигәргә, бәйләргә, күннән беләзекләр эшләргә, балчыктан төрле әйберләр әвәләп ясарга, акча сугу, рәсем төшерү, баш яулыклары бәйләргә өйрәттеләр.

XS
SM
MD
LG