Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәнә авылы: мәчете зур, мәктәбе юк


Мәдәнәдә Ураза гаетенә килүчеләр
Мәдәнәдә Ураза гаетенә килүчеләр

Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында берничә ел элек мәктәп ябылган. Эш булмау сәбәпле, яшьләрнең күбесе Мәскәүгә китә. Шулай да алар авыл белән араны өзми. Авылда зур йортлар салдыра.

4 июнь Ураза гаете көнне хәбәрчебез Түбән Новгород шәһәреннән 180 чакрым ераклыкта урнашкан татар-мишәрләр яшәгән Мәдәнә авылында булып кайтты.

Намазга килүчеләр
Намазга килүчеләр

Иртә таңнан авыл халкы данлыклы "Рәшидә" мәчетенә ашыкты. Әлеге мәчетне 1994 елда шушы авылдан чыккан эшмәкәр Фәиз Гыйльманов төзетә. Мәчетнең архитекторы, Мәскәүдәге Поклонный тавы мәчетен төзегән кеше - Ильяс Таҗиев. Мәчетнең эче Коръән сурәләре һәм шәрык орнаментлары белән бизәлгән. Иртәнге намазга 40лап кеше килде. Ир кешеләр аскы катта, хатын-кызлар икенче катта - агачны челтәрләп кисеп эшләнгән балконда намаз укыды. Намазны укыткан имам һәркемгә тынычлык һәм бәрәкәт теләде.

Мәдәнә авылына XIV гасырда чыгышы белән Алтын Урдадан булган кешеләр нигез салган диелә. Авыл исеме Зур Мәдәнә исемле елгага бәйле. Нәкъ шул елга янында борынгы татар авылы барлыкка килә. Ул бай авыл була. Халкы авыл хуҗалыгы һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Вакытында авылда биш мәхәллә һәм мәчет булып, алар совет заманында туздырыла. Соңгысы 1950нче елларда җимерелә. Мөселманнар совет заманында намазны өйләрендә укый торган була.

"Рәшидә" мәчете
"Рәшидә" мәчете

​80нче елларда монда кабат мөселман җәмгыяте барлыкка килә һәм "Мәдинә" татар мәхәлләсен оештыра. 90нчы елда мәчет төзелә башлый һәм аны төзетүче Фәиз Гыйльманов бу бинаны үзенең әнисенең исеме белән – "Рәшидә" дип атый.

Бу заманча ислам архитектурасы һәйкәлен карарга Русиядән һәм чит илдән күп мөселманнар килә. Мәчет янында 1919 елда атып үтерелгән 50 имам истәлегенә стелла формасында һәйкәл дә куела. Анысы "Ясин" дип атала. Авыл кешеләре өчен сырхауханә дә, мәдәният йорты да, Түбән Новгород татарлары тарихы музее да, клуб, кунакханә дә төзелә. Боларны да шул ук Мәдәнә егете Фәиз Гыйльманов эшләтә.

Ураза бәйрәме уңаеннан мәчеткә вәгазь тыңларга килгән Гаяр Хәсәнов 30 ел дәвамында Мәдәнәдә колхоз рәисе булган. Мөселман мәхәлләсен оештыруда да беренчеләрдән катнашкан. Ул тумышы белән Мәдәнә авылыннан.

Гаяр Хәсәнов
Гаяр Хәсәнов

​"Мин туганда бабам Җамалетдинга 85 яшь була. Әти колхозда бригадир булып эшләгәнгә вакыты юк иде, чөнки иртән китеп кич кенә кайта иде. Шуңа миңа барысына да бабам өйрәтте. Печән чабарга да, терлек карарга да бабамнан өйрәндем. Ул 102 яшендә вафат булды. Миңа ул вакытта инде 17 яшь иде.

Гаяр абыйның бабасы яшь чакта Мәскәүдә йөк ташучы булып эшләгән. Акча туплагач авылга кайтып атлар, сыерлар һәм сарыклар сатып алган. Әмма совет заманында кулак дип аның бөтен малын тартып алалар. Шуңа да карамастан ул колхозга эшкә бармый. Күпмедер вакыттан соң кабат сарыклар үрчетә башлый һәм шуның нәтиҗәсендә аның гаиләсе ачлык заманында исән кала.

Гаяр абый Мәдәнәдә милли мәктәптә белем ала. Анда барлык фәннәр дә 7нче сыйныфка кадәр бары татарча гына укытылган. Аннары күрше авыл мәктәбенә күчә һәм анда да ана телен укуын дәвам итә.

Хәзерге вакытта Мәдәнәдә гомумән бернинди мәктәп тә юк. Балалар бик аз булу сәбәпле, аны берничә ел элек бетергәннәр. Эшсезлек сәбәпле, яшьләр нигездә эш эзләп Мәскәүгә китә. Гаяр абыйның да барлык өч улы күптәннән Мәскәүдә яши. Гадәтләнгәнчә Гаяр абый оныклары белән урысча сөйләшә, гәрчә алар барысы да татар телен яхшы белсә дә. Шулай ук аның оныклары гарәпчә Коръән дә укый.

Гаяр абый сүзләренчә, элек аларның колхозы өлкәдә иң алдынгылардан булган, хәзер авыл хуҗалыгыннан берни дә диярлек калмаган.

​Мәдәнәдән Марат Сиаитовның уллары шулай ук Мәскәүдә яши. Анда белем алганнар, хәзер эшлиләр, ипотека түлиләр.

Марат Саитов
Марат Саитов

Марат абый гомер буе бодай склады мөдире булып эшләгән, ә хатыны хәзер дә берничә бала йөргән балалар бакчасында тәрбияче булган.

Марат абый да татар мәктәбендә укыган. Оныклары татарчаны көндәлек сөйләшүдә кулланырлык кына белә. Тиздән алар җәй буена авылга кайтырга тиеш. Ә уллары белән киленнәре Сабантуй бәйрәмен калдырганнары юк.

Мәскәүгә киткән балалар гадәттә авыл белән элемтәне өзми. Төп нигез янында зур-зур йортлар салып, ара ераклыгына карамастан, мөмкинлек булган саен анда кайтырга тырыша.

XS
SM
MD
LG