Әлеге хәл Урта диңгез өстендәге халыкара һава киңлегендә булган. Бу хакта АКШның Алтынчы флоты хәбәр итте. Америка хәрбиләре икенче тапкыр якынаю "имин булмаган ераклыкта" булды дип бәяли.
Су-35 Америка очкычы алдыннан зур тизлектә очып узган, нәтиҗәдә АКШ экипажы турбулентлык дулкынына эләккән. Бу очучыларның гомерен куркыныч астына куйган диләр АКШ хәрби-диңгез көчләренең матбугат хезмәтендә.
Америка хәрбиләре Русия очкычына карата провокация булмады ди, ә халыкара һава киңлегендә Русиянең әлеге гамәлләрен "җавапсызлык" дип атый.
Русия саклану министрлыгы моңа аңлатма бирмәде.
Соңгы елларда Кара диңгез, Балтыйк буенда, Сүриядә һәм башка урыннарда Русия һәм НАТО очкычларының якынаюы еш булды.
- Былтыр гыйнварда Кара диңгез өстендә Су-27 Русия хәрби очкычы АКШ күзләү очкычынан ике метр аралыкта узды.
- 2017 елда Су-30 АКШның Р8-А "Посейдон" очкычына "имин булмаган ераклыкта" очты. Америка очкычы турбулентлыкка эләгеп 16 градуска авышырга мәҗбүр булды.
- 2014 елда Русиянең ике хәрби очкычы Америка хәрби очкычын якын аралыкта әйләнеп узды.
- Русия саклану министрлыгы АКШ очкычларына якынаеп кагыйдәләрне бозуда гаепләүләрне кире кага.