Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин Татарстан элемтә министры вазифасына билгеләнде


Айрат Хәйруллин
Айрат Хәйруллин

Татарстанның элекке элемтә министры Роман Шәйхетдинов вице-премьер вазифасында Иннополис мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләнде. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт шурасы утырышында әйтте. Президент ​тиешле фәрманны да имзалаган.

Татарстан элемтә министрлыгын моңа кадәр Роман Шәйхетдинов җитәкли иде. Хәзер ул вице-премьер вазифасында Иннополис шәһәре мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Айрат Хәйруллинның Татарстан элемтә министрлыгында эшләү тәҗрибәсе бар. Ул шулай ук республика хөкүмәте идарәсендә мәгълүматлаштыру белән бәйле бүлек җитәкчесе булып та эшләде.

Әлмәт башлыгына кем сайланасы әлегә билгеле түгел. Рөстәм Миңнеханов бу урынны Татарстан парламентыннан китәчәк берәр депутат алырга мөмкин дип шаяртты. Көзен Татарстан Дәүләт шурасына сайлау уза.

XS
SM
MD
LG