Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House дөньяда сүз иреге кысылу турында белдерде


Freedom House
Freedom House

Freedom House Русиядә медиада каршы тавышларны кысу дәвам итә дип белдерә. Моннан тыш, Кытай хакимияте Синҗан-Уйгыр төбәгендә кеше хокуклары бозылмавы турында ялган мәгълүмат тарата дип тә белдерелә.

Американың Freedom House оешмасы дөньяда сүз иреге торышы турында еллык хисабын бастырды. Авторлар билгеләвенчә, авторитар режимнарда башка төрле фикерләүчеләр белән көрәшүдә яңа төрле ысуллар барлыкка килә.

Русиядә хакимиятнең Telegram мессенджерын томалау омтылышы тәнкыйтьләнә. Хакимият "каршы тавышларны кысуны дәвам итә, чөнки җитәкчелекнең матбугат чараларына йогынтысы кимү аларның хаталарын ачарга мөмкин" дип саныйлар оешмада. Русия халкының дүрттән бер өлешенең генә журналистларга ышануы ваpгыятьне катлауландыра, дип хәбәр итә Freedom House.

Хисапның бер өлеше Кытай хакимияте сәясәтенә багышланган. Оешма вәкилләре фикеренчә, Кытай турындагы тискәре күзаллауларны бөтен дөньяны колачлаган мәгълүмати кампания юлы белән яхшыртырга тырышалар. Әлеге кампания, аерым алганда, Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районында кеше хокукларынның бозылмавы турында ялган мәгълүмат таратудан да гыйбарәт диелә.

Freedom House фараз итүенчә, сүз иреген кысыу тенденциясе авторитар дәүләтләргә генә түгел, демократик режимнарга да кагыла. Белгечләр мисалга Маҗарстан һәм Сербияне китерә. Анда хакимият, төрле сәбәпләр табып, оппозиция медиасының эшчәнлеген чикли.

Freedom House АКШтагы вазгять өчен дә борчыла. Моның сәбәбе - президент Дональд Трампның медиа белән аралашу рәвеше. АКШ Конституциясе журналистларга бәйсезлек гарантияли, ләкин президентның белдерүләре халыкның медиага ышанычын бетерә, дип саный оешма.

Апрель ахырында дөньядагы матбугат иреге торышы турында үз хисабын "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" (Reporters Without Borders (RSF) халыкара оешмасы да чыгарган иде. Нәтиҗәләре Freedom House хисабы белән охшаш. Анда авторитар дәүләтләрдә дә һәм демократик илләрдә дә сүз иреген кысу тенденцияләре билгеләнде.

XS
SM
MD
LG