Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия икътисади үсеш министры рецессия турында кисәтте


Максим Орешкин
Максим Орешкин

Русиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин халыкның контрольсез кредитлар алуы нәтиҗәсендә 2021 елда икътисад рецессиягә керергә мөмкин дип белдерде.

Петербур халыкара икътисади форумында чыгыш ясап, министр Максим Орешкин моны Русия икътисады өчен төп куркынычларның берсе дип атады.

Министр сүзләренчә, кулланучылар кредитлары алу бер ел эчендә 30 процентка арткан. Кредитларның төп өлеше гаиләләргә туры килә, алар айлык керемнәренең 40тан артык процентын бурычларны каплауга тота. "Бу бик авыр хәл", дип таный Орешкин.

Үзәк банк мәгълүматларына караганда, 2019 елның гыйнварында физик затларның банкларга 15 триллион сум бурычы булган - бу Русия алтын резервларының яртысын тәшкил итә.

Берләшкән кредит бюросы статистикасына караганда, быел апрель аенда гына да русияләр 800 млрд сумлык кредит җыйган. Ә дүрт ай эчендә Русия банклары өч триллион сумлык кредит биргән.

Былтыргы беренче чирек белән белән чагыштырганда, кредит бирү саны 14 процента, ә күләме - 18 процентка арткан.

Экспертлар кулланучылар кредитларының артуын халыкның реаль керемнәре төшүе белән аңлата. Реаль керемнәр бишенче ел рәттән кими һәм 2019 елның беренче кварталында кимү 2,3 процент тәшкил итте.

Росстатның соңгы тикшеренүе күрсәткәнчә, русияләрнең 14,9 процентының акчасы бары тик туклану һәм киемгә генә җитә.

Пәнҗешәмбе билгеле булганча, "Перекресток", "Пятерочка" һәм "Карусель" кибетләр челтәрләре караган X5 Retail Group БКС банкы белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән.

Банк "Перекресток" өчен кредитка азык-төлек сатып алу мөмкинлеге бирүче карталар чыгарачак. Картаны кибеттә өч минут эчендә паспорт белән алып булачак. Ширкәт бурычка сату көндәлек туарларга ихтыяҗ дәрәҗәсен тотарга ярдәм итәчәк дип өметләнә.

БКС банкы мондый килешүләрне кием кибетләре һәм машиналарга ягулык сату станцияләре белән дә төземәкче.

XS
SM
MD
LG