Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа блогеры Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт булып теркәлү өчен документлар тапшырды


Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышы
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышы

Kabzon тәхәллүсе белән язучы блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Кобзев Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенә беренчеләрдән булып документлар тапшырган. Ул башлык вазифасы өчен көрәшмәкче.

Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе республика башлыгы вазифасына намзәт буларак теркәлергә теләүче беренче кешедән документлар кабул иткән. Ул - Кabzon тәхәллүсе астында язучы блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Кобзев. Аны "Русиянең пенсионерлар фиркасе" тәкъдим иткән. Кобзев 1969 елгы, урта һөнәри белемле, Хәзер "Башфото.ру" оешмасын җитәкли.

Башлык вазифасына дәгъва итүче документларын шәхсән үзе тапшырган дип хәбәр итә "Башинформ".

Башкортстан башлыгын сайлауда катнашырга теләүче фиркаләр үз намзәтләрен 20 июньгә кадәр тәкъдим итәргә тиеш.

"Бердәм Русия" башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны, КПРФ республика комитетының беренче секретаре Юнир Котлыгужинны, Русия ветераннары фиркасе үз лидеры Илдар Рәҗәповны тәкъдим итәргә җыена.

Сайлауда катнашырга теләге турында элекке банкир, хәзер эшмәкәр Рәфис Кадыров та, башкорт милли хәрәкәте активисты Рәмилә Сәетова да белдергән иде.

"Башкорт" хәрәкәте дә башлык сайлауга үз намзәтен тәкъдим итәргә җыенуы турында хәбәр итте. Ихтимал намзәтләр дип оешма лидерлары Фаил Алчынов, Руслан Габбасов, җәмәгать эшлеклеләре Вәлиәхмәт Бәдретдинов һәм Гарифулла Яппаров аталды.

20 июльгә кадәр Үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрне теркәүне тәмамларга тиеш. Сайлау алды агитациясе 10 августтан 6 сентябрьгә кадәр барачак. Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG