Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарихи бранч" клубы Иске татар бистәсенә сәяхәт оештырды


Казанда "Тарихи бранч" экскурсиясе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

7 июньдә "Тарихи бранч" клубы Казанның Иске татар бистәсенең тарихи урыннарын барлау, аның беленмәгән якларын халыкка аңлату максатыннан экскурсия оештырды.

30 дан артык кеше катнашкан сәяхәт Кабан буе, бистәдәге тарихи мәдрәсәләр, Мәрҗәни һәм Апанай мәчетләре, Әхмәт бай йорты, Юныс мәйданы, Каюм Насыйри урамнары аша үтте.

Бистәдәге тарихи урыннарда тукталып катнашучыларга, ул урыннарда яшәгән шәхесләр, биналар турында тарихи мәгълүматлар җиткерелде.

Чараны оештыручылардан Татарстан архив эшләре буенча дәүләт комитеты бүлек мөдире Ильяс Мөстәкыймов журналистларга, һәрбер тарихи фактның үз интерпретациясе, үз шәрехе булырга мөмкин, шуңа күрә кайбер мәгълүм фактлар, өстәмә чыганаклар табылгач, башкачарак күзаллана, диде.

Ильяс Мөстәкыймов
Ильяс Мөстәкыймов

"Мисал өчен татарча язылган хезмәтләрдә Казан Кремлен Кирмән дип атау киң таралган. Тарихи чыганакларда дөрестән дә Кирмән термины бар, ләкин Казан Кремленә карата бу термин кулланылмаган. Казан Кремленә карата Кала термины кулланылган", дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Иске татар бистәсе 16 нчы гасырдан бирле яшәп килсә дә, аның тарихын яктыртучы материаллар әле күп түгел.

"Иске татар бистәсе турындагы материаллар күпләп 19 нчы гасырдан соң гына башлана. Ә аңарчы бистәдә нинди вакыйгалар булганын, кешеләрнең ничек яшәгәнен ачыклар өчен архивлардан бөртекләп мәгълүмат эзләргә кирәк. Русия дәүләт борынгы актлар архивында төбәгебезнең 18 нче гасырга кадәрге чорына караган документлар бар. Хәзер шуларның күчермәләрен әкренләп архивыбызга кайтарта, киң җәмәгатьчелеккә җиткерә башладык", дип әйтте.

Экскурсия
Экскурсия

Экскурсияне алып барган тарихчы, Татарстан Дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Илдар Шәфыйков Иске татар бистәсе киң җәмәгатьчелек өчен үзенә күрә бер ачыш, дип җиткерде.

Илдар Шәфыйков
Илдар Шәфыйков

"Иске татар бистәсе беренче чиратта безнең мәдәниятебез өчен әһәмиятле. Чөнки ул-безнең мәдәниятебезнең бишеге. Безнең экскурсиябез күбрәк бистәдәге көнкүреш, бистәдге абруйлы кешеләргә багышлана", диде.

Шәфыйков, Азатлыкның, Иске татар бистәсенең бүгенге көндә кайсы яклары өйрәнелмәгән әле дигән сорауга җавап итеп, халыкка бары тик бер татар бистәсен сөйләү белән генә чикләнмәскә, гомумән татар бистәләре феномены турында җиткерергә кирәк, диде.

"Русия буйлап карасак, татар бистәләре шактый булган. Әмма алар арасында өйрәнелгәннәре- Казандагы Иске һәм Яңа татар бистәләре белән Ырынбурдагыдан татар бистәсе генә. Безгә бистәләрне өйрәнүне берәр план, системга кертергә кирәк. Халык бистәләр белән кызыксына", дип җиткерде Илдар Шәфыйков.

"Тарихи бранч"

"Тарихи бранч" – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Оештыручылар белдерүенчә, проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана. Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә. Клуб 2017 елдан бирле эшләп килә. Клубны оештыручылар-Татарстан архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан дәүләт архивы, Дөнья татар яшьләре форумы. Клубның максаты-өйрәнелмәгән кызыклы, тарихи мәсъәләләрне тикшерү, тарих сәхифәләрен өйрәнү.

XS
SM
MD
LG