Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украина парламентының яңа депутатлары өчен Кырым мәсьәләсе бер сынау булачак"


Украина Югары Радасы бинасы
Украина Югары Радасы бинасы

Кырым мәсьәләсе Украина Радасы өчен сынау булачак. Мондый белдерүне Киевтагы Кырым активистлары ясады. Бу хакта үз Facebook битендә стратегик тикшеренүләр Кырым институтының башлыгы Арсен Жумадилов язды.

"Безне сәяси фиркаләрнең Кырым һәм Кырымнан күченеп китәргә мәҗбүр булган Украина ватандашлары өчен сүздә түгел гамәлдә көрәшергә әзерме дигән мәсьәлә кызыксындыра. Украинаның Югары Рада яңа чакырылыш депутатларының Кырым мәсьәләсендәге сәясәте кырымтатарлар һәм украин милләте алдында бер сынау булачак", диелә активистлар белдерүендә.

Белдерүдә өч мәсьәлә күтәрелә:
1. Кырымның деоккупациясе.
2. Кырымның Украинага реинтеграциясе.
3. Русиянең колонизациясе нәтиҗәсендә бозылган кырымтатарларның хокукларын торгызу.

Украинаның дәүләт сәясәте Кырымда милли-җирлек җөмһүриятен кырымтатарларның үзбилгеләнү хокукларын тәэмин итү принциплары нигезендә торгызуга юнәлтелергә тиеш, диелә белдерүдә.

Активистлар Украина Югары Радасына сайлауларга әзерләнгән Европа яклы фиркаләрне үз исемлекләренә Кырымга карата дәүләт сәясәтен якларга әзер булган намзәтләрне кертергә чакыра.

Белдерүне имзалаучылар арасында Киевтагы иҗтимагый кырымтатар оешмаларының җитәкчеләре, кырымтатар диаспорасы, һәм башка милләт вәкилләре бар.

2015 елның июлендә Украина президенты Петр Порошенко Кырымда кырымтатар автономиясен булдыру нигезнамәсен ил Конституциясенә кертү кирәклеген әйткән иде. Шулай ук ул депутатларны да Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрне якларга чакырды.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җамиләв исә кырымтатар мөхтариятене торгызылмауны 2018 елның иң зүр уңышсызлыгы дип атады.

XS
SM
MD
LG