Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәрьям Солтанова бер гасырдан соң да үзен хөрмәтләп искә алырлар дип уйламагандыр"


Чарага җыелган халык
Чарага җыелган халык

7 июнь Уфада Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте оештырган мәгърифәтче Мәрьям Солтанова-Акчурина яшәгән йортка такта таш ачу чарасы узды.

Әлеге тарихи йорт башкаланың Тукай урамында, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршында урнашкан. Тактаташ "Берлек" иҗтимагый оешмасы башлангычында куелды. Матди чыгымнарны эшмәкәр Камил Әбләзов күтәргән. Чараны "Берлек" оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина ачты һәм алып барды. Ул чыгышында әлеге шәхеснең эшчәнлегенә һәм тормышына тукталды:

"Мәрьям Солтанованың тууына быел 160 ел тулды. Шул уңайдан аның исемен мәңгеләштерү чаралары уздырабыз. Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге фикер алышу клубы оештырылды. Анда билгеле шәхесләр, галимнәр белән очрашулар, фикер алышулар уза.

Мәрьям Солтанова Уфада гына түгел, бөтен төрки дөньяга билгеле шәхес. Ул ире вафат булганнан соң шушы йортны ятим балаларга белем биргән. Милләтенә, диненә карамый ятим балаларны урамнардан җыеп, ашатып, киендереп, белем биреп, зур тормышка әзерләгән.

Кызларны кияүгә биреп, аннан соң да язмышлары белән кызыксынып торган. 1906 елда Русиядә беренче хатын-кызлар мөселман хәйриячелек оешмасы төзегән. "Галия" мәдрәсәсенә, картлар йортларына бик күп ярдәм күрсәткән. Аларның гаиләсе Зәки Вәлидиләр гаиләсе белән бик дус булган. 1926 елны ул абыйлары белән хаҗга барып кайткан. 1928 елда авыргач Мәскәүгә киткән һәм анда вафат булып, мөселман зиратына күмелгән. Без аның каберен таптык, ел саен зыярәт кылып, догалар укып кайтабыз", диде "Берлек" оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина.

"Ихлас" мәчете каршында эшләгән әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина: "Мәрьям Солтанова мәрхүм булганчы, бер гасырдан соң да үзен хөрмәтләп, дога кылып, яхшы исемен искә алырлар дип уйламагандыр әле. Бу Аллаһы Тәгаләнең иманлы кешеләргә булган ихтирамы. Безгә Мәрьям Солтанова үрнәгендә динебезне күтәрергә, телебезне сакларга, халкыбызны яктылыкка, әхлакка, имангаалып барырга кирәк. Бүген без шулкадәр әхлаксызлыкка, имансызлыкка төштек. Иман, әхлак, тәрбия булса гына илебез чәчәк атачак. Кеше балаларын урамнан алып кереп, тәрбия бирү – бу үрнәктән дә үрнәк. Милләт аналарына, милләт хатын-кызларына бу юнәлештә эш җитәрлек", диде

Башкортстан халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина хатын-кыз эшкуарларның мәгърифәткә керткән өлешен зурдан бәяләде. "Без шәхесләребезне белергә, зурларга һәм аларга охшарга тиешбез", диде.

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Әлибаев: "Җәмгыятьтәге хәйриячелек, мәгърифәтчелек хатын-кызлар җилкәсенә дә төшкән. Мәрьям Солтанова исеме тарихта алтын хәрәфләр белән язылырга лаек", дип чыгыш ясады.

Азатлык тактаташ ачылуалдыннан чарага килгән Русия Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм тарих үзәгенең Тарих һәм мәдәният тарихы бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатовтан бу чараның әһәмиятен белеште.

"Бүген без зур бәйрәмгә җыелдык. Уфабызның иң матур урамнарының берсендә, Мәрьям Солтанованың өенә тактаташ ачабыз. Бу вакыйга татар-башкорт халкы өчен генә түгел, барлык Русия мөселманнары өчен зур вакыйга. Чөнки Мәрьям Солтанова безнең бөек милләттәшләребезнең берсе, бүгенге кебек яңару чоры кичергән XX гасырда Мәрьям Солтанова ул яңарышларның башында торган шәхесләрнең берсе. Аның башлангычында 1906 елда Русиядә беренче мөселман хатын-кызлар оешмасы ачыла. Бу вакыйга бүгенге көн өчен дә әһәмиятле, чөнки безнең халкыбыз, милләтебез, дин кардәшләребез алдында торган эшләр бихисап, аларны үзебезгә чишәргә кирәк.XX гасырда Мәрьям Солтанова фикердәшләре белән шушы оешманы ачып, мәсьәләләрне тыныч кына чишкәннәр. Кычкырып йөрмәгәннәр. Менә шуңа 100 елдан артык вакыт үтеп киткәннән соң да иҗтимагый оешмалар башлангычында халкыбыз бу шәхесләргә хөрмәтен күрсәтә", диде ул.

Чара "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Белешмә: XIX гасырның икенче яртысы, XX гасыр башларында барлык Идел буе һәм Сембер губернасына билгеле фабрикант Тимербулат Акчурин кызы Мәрьям Солтанова 1859 елда туган. Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Мөхәммәдьяр Арслангалигә кияүгә чыкканнан соң ул Уфада яши башлый. Мөселман хатын-кызлары җәмгыятен җитәкли. Ятим мөселман һәм урыс кызлары өчен балалар йорты, башлангыч мәктәп, мәдрәсәләр һәм китапханә ача. Ятим малайлар яшәгән балалар йортын һәм картлар йортын финанслый. Ул җитәкләгән оешма мөселман хатын-кызларын иҗтимагый тормышка җәлеп итү, мәгърифәтчелек, хәйрия эшләре белән шөгыльләләнә. Ире үлгәннән соң мөселман хатын-кызлары җәмгыяте эшләгән ике катлы бинаны ятим кызларга балалар йорты итеп бүләк итә һәм аны 1920 елга кадәр финанслый.

1928 елда Мәскәүдә вафат була.

XS
SM
MD
LG