Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нальчикта милли активист тоткарланган


Элегрәк Русия халыкларының Демократик конгрессы аңа федерализм темасына түгәрәк өстәл оештырганы өчен басым булуын белдергән иде.

Кабарда-Балкар республикасы башкаласында полиция милли активист, "Хабзэ" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мартин Кочесоковны кулга алган. "Кавказ.Реалии" үз чыганакларына сылтап язуынча, активистны куркыту максатыннан, аңа алдан наркотиклар ташлаган булырга мөмкиннәр.

Полиция башта "Хабзэ" иҗтимагый оешмасының башка әгъзаларын да тоткарлаган, ләкин аларны соңрак җибәргәннәр. Мартин Кочесоков исә әлегә полициядә.

Азатлык элек язганча, Русия халыкларының Демократик конгрессы Кабарда-Балкар республикасында федерализм мәсьәләсендә түгәрәк өстәл оештырган Мартин Кочесоковка басым ясалганы турында белдергән иде. 16 май көнне ул федерализм мәсьәләсенә багышланган конференцияне үткәргәннән соң, аның өенә район администрациясе вәкилләре килгән. Кочесоковны ниндидер "дәүләткә каршы эштә" гаепләгәннәр, аңа һәм әти-әнисенә басым ясалган. Социаль челтәрләрдә дә Кочесоковка карата яла ягу күренешләре барлыкка килгән.

Бер төркем активистлар Кабарда-Балкар республикасы башлыгы Казбек Коковка җибәргән мөрәҗәгатендә фән эшлеклеләре һәм иҗтимагый активистларны яла ягу һәм басым ясаудан яклауны таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG