Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь шәһәренең элекке Татар бистәсендә соңгы агач йорт янып юкка чыкты


Татар мирасы булган йорт янып юкка чыкты

Татар мирасы булган иске агач йорт янында кайчандыр мәчет тә урнашкан иде. Аларны саклап кала алмадылар.

8 июнь кичен Пермь шәһәренең Яңа авыл җирлегендә татар мирасы булган иске агач йорт янып юкка чыкты. Бу Пермьның Татар бистәсендә урнашкан соңгы бина иде.

"Үзгәртеп коруга кадәр монда нәкъ татарлар яшәгән, монда Пермньның бердәнбер агач мәчете булган. Хәзерге вакытта бөек биналар торган җирдә, безнең бабаларыбыз намаз укыган, дога кылган. Кызганыч, йортларны да, мәчетне дә саклап булмады – үзгәртеп кору елларында аларны сүтеп, монда зур биналар салынды. Хуш, татарның агач сәнгәте үрнәкләре тарихы», - дип язып чыкты үзенең Facebook сәхифәсендә анда яшәүче Рөстәм Рәхматулла.

Үз вакытында Пермь шәһәре җирлеге татар морзасы Колтай Шигиревныкы иде. Соңрак татарлар моннаң кысрыклап чыгарылды, монда Строганов исемле рус кнәзе урнашты. Татарлар күчеп киткән җир Үрги Мулла дип аталган. Бүген бу җирләрдә Пермьның Индустриаль бистәсе урнашкан. XVIII нче гасыр башында монда 46 мең татар яшәгән.

Май урталарында Касыйм шәһәрендә борынгы татар утары сүтелеп җимерелгән иде. Йортны җимерүнең сәбәбе – аның урыныда "Пятерочка” кибете төзергә телиләр.

XS
SM
MD
LG