Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филаделфия Сабантуенда быел Казанннан ике җырчы катнашты


Филадельфия Сабантуе, 9 июнь, 2019
Филадельфия Сабантуе, 9 июнь, 2019

9 июнь АКШның Филадельфия каласында җирле татар оешмасы тырышлыгы белән Сабантуй бәйрәме үтте. Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән бу чарага Казаннан ике татар җырчысы килде.

Пенсильвания штаты башкаласы паркларының берсендә үткән Сабантуйга гадәттәгечә җирле милләттәшләр генә түгел, күрше штатлардан төрле буын татарлары һәм аларның дуслары җыелды. Бу юлы Казаннан ике татар җырчысы да килде - Лилия Гыйматдинова белән Лилия Хәйруллина.

Бәйрәмгә барлыгы 80-ләп кеше җыелды, дип хәбәр итте Азатыкка Филадельфия каласы татар җәямгыяте вәкиле Диләрә Кашаева. Казан җырчылары Сабантуйда чыгыш ясап, татарларны халык җырлары һәм заманча эстрада җырларын башкарды. Алар белән бергә, җирле активистлар да яраткан җырларын сузды. Балалар да, олылар да, аркан тартышу, йомырка белән йөгеру кебек Сабантуй уеннарында катнашты.

Мул табыннарга татар хуҗабикәләре пешергән тәм-томнар куелды. Ахырдан бөтен кунаклар үзбәк рестораныннан чакырылган аш остасы әзерләгән пылау белән сыйланды.

Филаделфия Сабантуе дүртенче ел рәттән уздырыла. Ураза ае тәмамлануга Америка татарлары яшәгән төбәкләрдә бер-бер артлы Сабантуйлар үтә башлады. 8 июньдә милли бәйрәм Американың икенче ягында, Лос-Анжелеста үткәрелде, киләсе атнада Нью-Йоркта уздырылычак.

XS
SM
MD
LG