Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коми республикасының элекке башлыгына 11 ел колония җәзасы бирелде


Вячеслав Гайзер
Вячеслав Гайзер

Элекке түрә җинаять оешмасы төзүдә гаепле дип танылды. Тикшерү Вячеслав Гайзер берничә түрә һәм эшмәкәр белән өч миллиард сумлык дәүләт милкен урлаган дип саный.

Мәскәүдәге мәхкәмә Коми республикасының элекке башлыгы Вячеслав Гайзерга 11 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирде һәм 160 миллион сум штраф түләтү карары чыгарды. Элекке түрә җинаять оешмасы төзүдә гаепле дип танылды.

Прокуратура Гайзерга 17 ел кырыс тәртипле колония җәзасы һәм 500 миллион сум штраф сораган иде. Мондый мөддәтне гаепләнүче "үлем хөкеме" дип атады.

Коми башлыгы Вячеслав Гайзер 2015 елның сентябрендә тоткарланды һәм ике атнадан президент Владимир Путин фәрманы белән башлык вазифасыннан алынды. Тикшерү мәгълүматына караганда, Гайзер берничә түрә һәм эшмәкәр белән җинаять оешмасы төзегән һәм өч миллиард сумлык дәүләт милкен үзләштергән.

"Гайзер эше"ндә 19 кеше катнаша. Җинаять оешмасы төзүдә нинди роль башкаруларына карап, алар ришвәт алуда, мошенниклыкта һәм җинаять юлы белән алынган милекне легальләштерүдә гаепләнә.

Гаепләнүчеләрнең берсе - эшмәкәр Антон Файерштейн 2016 елда тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салды. Финансист Демьян Москвинны алты елга колониягә җибәргәннәр иде, әмма 2018 елның июлендә хөкем карары гамәлдән чыгарылды һәм эш яңадан карала. Москвин адвокатлары гаепләү документы дөрес төзелмәгән дип белдерде.

XS
SM
MD
LG