Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ингушетия" сугыш корабы мөфти Сәмигуллин фатихасы һәм шампан шәрабы белән суга җибәрелде


"Ингушетия" хәрби корабы
"Ингушетия" хәрби корабы

Яшел Үзәннең Максим Горький исемендәге кораб заводы "Ингушетия" корабын суга җибәрде. Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин Русия хәрби корабының әһәмиятен Коръәнгә нигезләнеп дәлилләргә тырышты.

Тантанага Ингушетия башлыгы Юнус-Бек Евкуров килде, Татарстаннан премьер-министр Алексей Песошин катнашты. Евкуров Русиянең хәрби көчләрен данлады, ингушларның ватанпәрвәрлеге турында сөйләде.

"Бу көннәрдә Ингушетия 27 еллыгын билгеләп үтә. Үз тарихыбызда беренче тапкыр хәрби кораб суга җибәрелде" диде Евкуров.

"Ингушетия" кече ракета корабы санала. Моңа кадәр Яшел Үзәндә бу төрдәге җиде кораб ясалган булган. Үз хәрби куатен алар 2015 елда "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме корылмаларына һөҗүмдә күрсәткән диелде очрашуда. Корабка "Ингушетия" атамасы чиркәү хәрефләре белән язылган.

Тантанада катнашучылар
Тантанада катнашучылар

Хәрби корабка Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да үз фатихасын бирде. Аның сүзләренчә, бу дошманнардан сакланыр өчен кирәк.

"Сугыш килгәнче, тынычлыкны саклый белергә кирәк. Коръәндә тынычлык вакытында да кораллар җыегыз, ныгыгыз, сугыш булмасын өчен диелгән. Дошманнар көче булганнар белән генә килешә. Менә бу кораб көч барлыгын күрсәтә. Дошманнар безнең илгә карата барлык начар фикерләрне юкка чыгарсын" диде Сәмигуллин.

Татарстан митрополиты Феофан хәрби диңгезчеләрне корабта лаеклы хезмәт итәргә өндәде.

Мөселман җитәкчесеннән фатиха алган корабны суга җибәрү тантанасын шампан шәрабе ватып тәмамладылар.

XS
SM
MD
LG