Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе тагын сигез кырымтатарны сак астына алды


10 июньдә тоткарланган кырымтатарларның сигезе дә 5 августка кадәр сак астына алынды. Мондый карарны Акмәчетнең Киев районындагы Русия хакимиятләре контролендәге мәхкәмә чыгарды.

Кырымтатарлар Карасубазар (Белогорски) районы Зуя бистәсендә, Алушта шәһәрендә, Акмәчет янындагы Мамак (Строгановка) бистәсендә тоткарланган иде. Алар Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда шикләнелә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, тоткарланучыларның дүртесе Ленар Хәлилов җиәкчелегендәге Алуштада оешмасының бүлекчәсен тәшкил иткән. Тагын өчесе Карасубазардагы бүлекчәдә торган. Аны 58 яшьлек Энвер Омеров җитәкләгән дип белдерелә.

Тикшерүче сүзләренә караганда, Акмәчеттә тоткарланган Руслан Сулейманов эшен яз көне тоткарланган 24 кырымтатар эшенә кушачаклар.

Аннексияләнгән Кырымда Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә кулга алынучылар саны 58-гә җитте. "Мемориал" хокук яклау оешмасы моны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләү дип атый. 2014 елда кырымтатарлар Русиягә кушылуга каршы чыккан иде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG