Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья тынычлык индексы хисабында Русия Пакстан белән Конго арасына кергән


Дөньяның иң имин төбәге дип Европа аталган. Русия 154-нче урында.

Икътисад һәм тынычлык институты 160-тан артык илдә иминлекне бәяләп еллык хисап чыгарды. Экспертлар сугыш, террорчылык, полициянең көч куллануы, корал экспорты һәм кеше хокукларының үтәлү критерийларына нигезләнде. Хисап авторлары мәгълүматынча "дөнья тынычлык индексы" күрсәткечләре 2013 елдан беренче тапкыр яхшырган.

Дөньяның иң имин төбәге дип Европа аталган. Моңа былтыр террор гамәлләренең азаюы һәм мигрантлар агымы кимүе йогынты ясаган диелә хисапта.

Рейтинг башында Исландия тора, аның артынна Яңа Зеландия, Португалия, Австрия һәм Дания килә.

Русия Пакстан һәм Конго демократик республикасы арасында 154-нче урында. Украина, Донбасста корбаннар саны кимү сәбәпле, ике урынга өскә күтәрелгән һәм Төньяк Корея белән Судан арасына 150-нче урынга менгән. Беларус 97-нчедә, АКШ - 128-нче урында.

Соңгы 163-нче урын Әфганстанга бирелгән. Соңгы өч елда беренче тапкыр Сүрия иң түбәнге дәрәҗәдән бер урын өскә менгән. Исемлекнең ахырында шулай ук Төньяк Судан (161-нче урын), Йәмән (160) һәм Гыйрак (159) бар.

XS
SM
MD
LG