АКШның географик атамалар шурасы Украина башкаласы атамасы язылышын Kiev-тан Kyiv-ка үзгәртергә карар иткән. Бу хакта Украинаның Вашингтондагы илчелеге Facebook сәхифәсендә хәбәр итә.
Үзгәртү мөрәҗәгате белән Украина илчесе Валерий Чалый чыккан булган. Карар 17 июньнән гамәлгә керә. Моннан соң Украина башкаласы атамасы Америка язылышын кулланган оешмаларда да үзгәртелергә мөмкин. Аерым алганда, сүз һава аланнары турында барырга мөмкин.
Украина халыкара оешмаларны һәм дәүләтләрне үз кагыйдәләрендә рус теле фонетикасын түгел, украин теленең фонетикасын кулланырга өнди. Инглиз телендә кампания #KyivNotKiev шигаре белән уза.
- Май ахырында украин хөкүмәте славян, атап әйткәндә, рус фамилияләрен Украинада XX гасыр башында хөкем сөргән тел кагыйдәләренә ярашлы үзгәртеп язуны хуплады.