Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 69 проценты азык-төлек сатып алуда экономияли


Русия халкының реаль керемнәре бишенче ел рәттән кимүгә таба бара. Азык-төлектә экономияүче кешеләр саны быел беренче кварталда гына да җиде процентка арткан.

Русияләрнең яртысыннан күбе (50,6 проценты) ташламалы тауарлар гына сатып ала. Бу хакта Ipsos Comcon ширкәте тикшерүенә сылтанып, "Коммерсантъ" яза.

Шул ук вакытта азык-төлектә экономияләүчеләр саны 2019 елның беренче кварталында җиде процентка арткан һәм 69 процент тәшкил иткән.

Моңа халыкның реаль керемнәренең бишенче ел рәттән түбәнгә тәгәрәве сәбәпле диелә. 2019 елның беренче кварталында кимү 2,3 процент тәшкил итте.

Росстатның соңгы тикшеренүе күрсәткәнчә, русияләрнең 14,9 процентының акчасы бары тик туклану һәм киемгә генә җитә.

Күптән түгел зур кибетләр челтәренең азык-төлекне кредитка сата башлавы турында да билгеле булды.

XS
SM
MD
LG