Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламентында кырымтатарлар артырга мөмкин


Украина Югары радасы
Украина Югары радасы

Украина парламентына сайлауда катнашучы берничә фирка үз исемлекләренә кырымтатар намзәтләрне беренче урыннарга куйды.

Кырымтатар намзәтләрне киңкүләм рәвәштә фирка исемлекләренә кертү Украинада беренче тапкыр күзәтелә. Элекке президент Петр Порошенко җитәкләгән “Европейская солидарность” фиркасе кырымтатар ветеран җитәкчесе Мостафа Җәмилевне алтынчы һәм Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Ахтем Чийгозны сигезенче урынга куйган.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Игорь Смешко җитәкләгән “Сила и честь” фиркасе Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны өченче урынга куйган.

Үз тирәсенә хакимияттә эшләгән сафташларын туплаган, сайлаулар алдыннан “Гройсманның украин стратегиясе” фиркасен төзегән премьер-министр Владимир Гройсман исемлегендә мәгълүмат сәясәте министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар бар.

Җырчы Святослав Вакарчукның сайлау алдыннан төзелгән “Голос” фиркасендә дә Кырымтатар халкы корылтае делегаты Рустем Умеров (18-нче урында), мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итүче Крым-SOS оешмасы координаторы Тамила Ташева (26-нчы) намзәт итеп күрсәтелгән.

Гаяна Юксель
Гаяна Юксель

Яшелләр фиркасеннән Киевта эшләүче Кырым хәбәрләр агентлыгы җитәкчесе Гаяна Юксель намзәт булып чыга.

Ләкин барлык намзәтләр дә исемлекләр аша депутат булып сайланачак дип әйтеп булмый, чөнки төрле тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, парламентка узу өчен биш процент киртәсен биш-алты фирка гына уза алачак. Алар: президент Владимир Зеленскийның “Слуга народа” (47-48 процент җыяр дип көтелә), “Оппозицион платформа” (10,4 процент), “Европейская солидарность” (7,9 процент), “Батькивщина” (7,5 процент), “Голос” (6,4 процент). Рефат Чубаров күрсәтелгән “Сила и честь” фиркасе 4,3 процент җыяр дип көттелә. Ни өчен кырымтатар намзәтләре президент Владимир Зеленскийның “Слуга народа” исемлегенә тәкъдим ителмәгәнлеге билгеле түгел.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Мәҗлестә фикер алышканнан соң платформалары безнең карашларга туры килгән фиркаләр исемлекләренә кырымтатар намзәтләре тәкъдим ителде диде.

Мәҗлес рәисенең урынбасары Илми Умеров Украина Югары радасына кырымтатарлардан өч депутат уза ала, “Голос” фиркасеннән чыккан ике намзәт узар-узмаслык урыннарда тора диде.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Мостафа Җәмилев фикеренчә, биш кырымтатар намзәт депутат булып сайлану ихтималы бар. Алар: Мостафа Җәмилев, Әхтәм Чийгоз, Рефат Чубаров, Рустем Умеров, Тамила Ташева.

Совет берлеге таркалганнан алып Кырым аннексиясенә кадәр булган чорда Кырымтатар халкы корылтае тик бер фиркагә генә үз намзәтләрен тәкъдим итеп килде һәм барлык кырымтатарларны шул фирка өчен тавыш бирергә чакыра иде. Ул чорда да кырымтатар намзәтләрен төрле фиркаләр исемлекләренә кертү таләпләре яңгыраган чаклар булды. Ләкин мондый очракта Корылтай-Мәҗлес кырымтатар сайлаучыларының төрле фиркаләр өчен тавыш бирүен хүпламый иде, чөнки тавышлар бүленәчәк һәм мондый очракта берәр фиркадә кырымтатар намзәтенең исемлектә үтәрлек урында булачагы шикле иде. Фиркаләр, шул кырымтатарларның 150-170 мең тавышын яулап алу өчен, Мәҗлес белән килешеп, бер кырымтатар намзәтен исемлеккә үтәрлек урынга кертә иде. Бәйсез Украина чорында Украина Югары радасында кырымтатарлардан тик ике кеше - Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров даими депутат булдылар. Бары бер чакырылышта гына Кырым коммунистлары исемлеге аша Зарема Катушева да сайланган иде.

2014 елдан башлап Кырымда яшәүче кырымтатарлар Украина сайлауларында катнаша алмый, ә кырымтатар намзәтләре фиркаләр исемлекләрендә элекке еллардагыга караганда күбрәк. Бу инде 2014 елдан соң Украинада кырымтатарларга караш уңай якка үзгәрүенең күрсәткече булса кирәк. Ләкин Югары радада булган 450 депутаттан 5-7-се кырымтатар вәкиле булуы да кырымтатар мәсьәләсен хәл итү дигән сүз түгелдер.

Югары радада кырымтатар вәкилләре өчен Кырымда кырымтатар милли-территориаль җөмһүриятен торгызу мәсьәләсе төп мәсьәлә булачактыр. Ә моңа алар исемлеккә кергән фиркаләрнең депутатлары белән сөйләшүләр үткәреп ирешә алалар. Кырымның Украинага кайтуы өчен алар мондый җөмһүриятнең торгызылуын төп аргумент итеп саныйлар. Украина Югары радасына сайлау 21 июльдә узачак.

XS
SM
MD
LG