Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Үзбәкстанның генераль консуллыгы ачылды


Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Ботиржон Асадов (у)
Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Ботиржон Асадов (у)

Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстанның Русиядәге илчесе Ботиржон Асадов катнашты.

Генераль консуллык Казанның "Сувар Плаза" сәүдә-офис үзәгендә урнашкан һәм 250 квадрат метр мәйданны били. Әлеге бинада шулай ук Иран һәм Маҗарстан консуллыклары да урнашкан. Бу илләргә барганда Русия ватандашларына виза алу мәҗбүри булса, Үзбәкстанга виза кирәкми. Шуңа консуллык эшчәнлеге нигездә Урта Азия иле халкына ярдәм күрсәтүгә юнәлгән. Мисал өчен, Казанда яшәүче үзбәкстанлыларга документлар булдыру, киңәш бирү кебек хәзмәтләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Казанда өч меңгә якын үзбәк студенты белем ала.

Консуллыкны ачу тантанасы милли байраклар күтәрүдән башланды, гимн яңгыраганда барчасы кулларын йөрәккә куйдылар. Моннан соң чыгышлар булды, барысы да урыс телендә, гәрчә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "без – тугандаш халыклар" дисә дә.

"Үзбәкстан татарлары белән без яхшы мөнәсәбәттә. Без алар белән аралашып торабыз, күптән түгел Ташкетта сабан туе узды. Анда 50 меңнән артык кеше катнашкан. Дәүләтегез җитәкчелеге, җирле төбәк башлыклары [татарларга] ярдәм күрсәтмәсә, бу мөмкин булмас иде. Үзбәк халкы һәм татар халкы [мөнәсәбәтләре] – бу аерым бер зур тарих. Без бер-беребезгә якынрак булырга омтылабыз" диде Миңнеханов.

Үзбәкстан илчесе исә ике халык арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр турында бер сүз дә әйтмәде, фәкать, без Идел буе федераль бүлгесенә караган 14 төбәккә хезмәт күрсәтәбез һәм бу төбәкара мөнәсәбәтләр ныгытуга өмет тудыра, дип җиткерде.

Казаннан тыш Үзбәкстан консуллыклары Русиянең тагын биш шәһәрендә ачылган.

XS
SM
MD
LG